Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

2020 елдан дару препаратлары сыйфатын мониторинг системасы аша тикшереп булачак

Системага дару җитештерүчеләр, күпләп сату оештыру, даруханә һәм медицина оешмалары кушылачак.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Александра Давыдова). 1 гыйнвардан Россиядә дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглауның мәгълүмати системасы эшли башлаячак. Хәзерге вакытта ул инде эшли башлады, әмма яңа елда ул барлык җитештерүчеләр өчен мәҗбүри булачак. Бу хакта Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова сөйләде.

«Һәр төрелмә уникаль код алачак, аның ярдәмендә җитештерүче заводтан алып кулланучыга кадәр юлны тикшереп булачак. Мониторинг системасына җитештерүчеләр, күпләп сату оешмалары, даруханә һәм медицина оешмалары кушылырга тиеш», - диде спикер.

Әгәр җитештерүче системага хаталы яки соңга калып мәгълүмат кертсә, аңа штраф түләргә туры киләчәк. Вазифаи затлар өчен ул 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр булачак. Шәйхетдинова шулай ук хәзерге вакытта әлеге системадан медицина учреждениеләе генә файдаланганын әйтте. Әмма программаны гади кулланучыларга да таратырга планлаштыралар, дип өстәде.

«Иртәме-соңмы һәрберегезнең, препаратны кулланучы буларак, телефондагы программа аша дару препаратындагы штрих-кодны укып, бу препаратның кулланылырга хокукы барлыгы-юклыгын аңлый алачак», — диде Татарстан буенча Росздравнадзор җитәкчесе.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/17/193761/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев