Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Моннан 75 ел элек тыныч тормышта яшәүче халыкка туган Ватаныбызда яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Халкыбыз канкойгыч еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү зур югалтулар,...

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

Моннан 75 ел элек тыныч тормышта яшәүче халыкка туган Ватаныбызда яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Халкыбыз канкойгыч еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү зур югалтулар, ачы язмышлар бәясе белән яулап алынды.

Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да мәңгелек дан!

Янәшәбездә гомер кичерүче хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезгә зур рәхмәтебезне җиткереп, тыныч картлык, саулык-сәламәтлек, бәхетле көннәр телибез. Ил-көннәребез тыныч, күк йөзебез аяз булсын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев