Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 27 яшьлек хатын берьюлы дүрт игезәк малай тапкан

    Аның ике кызы бар инде

    15 гыйнварда Волгоград шәһәрендә 27 яшьлек Виктория «квадроәни» — ул берьюлы дүрт игезәк бала тапкан. Нарасыйлар әлегә реанимациядә ята икән. Бу турыда Волгоград хәбәрләре яза.

    Волгоград өлкәсендә соңгы егерме елда бу беренче очрак. Сабыйлар утызынчы атнада дөньяга килгән.

    Викториянең өченче тапкыр бала табуы икән. Аның ике кызы бар инде.

    Яшь әни социаль челтәрләрдә блог яза, ул үзенең уллары турында сөйли. «Кирилл беренче булып туды. Ул үзе сулый һәм яхшы ашый. Богдан — икенче туды, ул авыр хәлдә, ләкин хәле күпкә яхшырды инде. Роман — өченче, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратыннан алдылар инде, ул үзе суларга тырыша. Дима — дүртенче, табиблар аны сулыш алдыру аппаратына тоташтырды, күзәтеп торалар», — ди әни кеше.

    Хәзерге вакытта балалар авырлык җыя, диелә бу хәбәрдә.

    Чыганак: Интертат

    Фото

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: