Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

28 февральдә Әгерҗе районында референдум узачак

Авыл халкы һәм Әгерҗе шәһәрендә яшәүчеләр үзара салым акчасы җыюның шул төбәктәге проблемаларны хәл итүдә зур әһәмият уйнавын тулысынча аңлаганнардыр инде. Бигрәк тә соңгы елларда, Хөкүмәт халыктан җыелган һәр бер сумга дүрт сум өстәгәндә, шактый гына проблемалар хәл ителә. Бу араларда авылларда узган җыеннарда җирлек башлыклары үзара салымга нинди эшләр...

Авыл халкы һәм Әгерҗе шәһәрендә яшәүчеләр үзара салым акчасы җыюның шул төбәктәге проблемаларны хәл итүдә зур әһәмият уйнавын тулысынча аңлаганнардыр инде. Бигрәк тә соңгы елларда, Хөкүмәт халыктан җыелган һәр бер сумга дүрт сум өстәгәндә, шактый гына проблемалар хәл ителә.
 
Бу араларда авылларда узган җыеннарда җирлек башлыклары үзара салымга нинди эшләр башкарылуы турында халык алдында хисап тоттылар. Халыктан җыелган һәм Хөкүмәттән бирелгән акчага күпме зиратлар тәртипкә китерелде, карт агачлар киселде, юллар төзекләндерелде. Быел күп кенә җирлекләрдә, халык белән киңәшеп, үзара салымны 300 сумга кадәр күтәрергә дигән уртак фикергә килделәр. Әгерҗедә исә быел да үзара салымны 200 сум итеп калдырдылар.
Үзара салым акчасына нинди эшләр башкару мәсьәләсе буенча шәһәрдә һәм һәр авыл җирлегендә референдум уздырылачак. Ул Әгерҗе районында 28 февральдә була. Референдумда шул җирлектә яшәүче гражданнарның 50 проценттан артыгы катнашса, һәм шуларның 50 проценттан артыгы "әйе" дип җавап бирсә, референдум узган булып санала.
Хөрмәтле райондашлар, туган төбәге язмышына битараф булмаган һәр кеше, референдумда катнашып, үзара салым акчасын вакытында тапшырыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев