Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

3нче мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды

Балаларны котларга аларның беренче укытучылары килгән иде

2021 елның 26 маенда Т.Гыйззәт исемендәге 3нче урта мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме булды. 

Балаларны котларга аларның беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар, педагоглар килгән иде.

Бәйрәм бик җылы атмосферада үтте. Мәктәп директоры Хәйретдинова Светлана Юрьевна, Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Акбашев Артур Әлфәт улы, Әгерҗе муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы Сафиуллина Вәсилә Гарәфетдин кызы укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Мәктәпне тәмамлаучылар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, укытучыларга һәм әти-әниләренә җырлар җырладылар. Шулай ук укучылар өчен беренче сыйныф укучылары да чыгыш ясады. 

Чара ахырында балалар, һичшиксез тормышка ашачак теләкне уйлап, күккә шарлар җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев