Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

5 июньнән спорткомплекс, бассейн, мунчалар эшли башлый, сәүдә үзәкләре ачыла

Чикләүләр алына

Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрнең бер өлеше алына. Бу хакта карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Шулай итеп, карар нигезендә, 5 июньнән  мунча һәм сауналар эшли башлый. Шул ук вакытта дини гыйбадәтханәләр (мәчет, храм, чиркәү, синагога һ.б.) дә ачыла. Алар эчендә кешеләргә пирчәткә һәм битлектән булу – мәҗбүри. Мәчетләргә намаз укырга килүчеләрнең шәхси намазлыгы булырга тиеш. 1,5 метр социаль дистанция сакланачак. Дини оешмаларда кеше саны буенча чикләүләр куела: 400 кв. метрдан артмаган һәр объект эчендә килүче кешеләргә, мәхәллә яисә дин әһеленә гыйбадәтханә мәйданының 4 кв.метры билгеләнә. Әгәр корылма мәйданы 400 кв.метрдан артык икән, бина эчендә 100дән артык кеше (рухани һәм хезмәткәрләрне дә кертеп) булмаска тиеш.

Җомга намазы вакытында мәчеттә буш урын калмаган очракта, дин тотучыларга мөмкинлектән чыгып намазны мәчет яны территориясендә башкарырга тәкъдим ителә.

Күп кеше катнашындагы мәҗлес, никах һәм исем куштыру тантаналарын үткәрүне тыю дәвам итә.

Сәламәтлекләре какшаган, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге дин тотучылар намазга һәм җомга намазына йөрүдән тыелырга, аларны өйдә генә башкарырга тиеш.

5 июньнән спорт җиһазларын социаль дистанцияне тәэмин итеп урнаштыру шарты белән фитнес-үзәк, йөзү бассейннары да эшли башлый. Спорт белән шөгыльләнү өчен бина эчендә һәр кеше 4 кв. метр, бассейннарда – 5 кв. метр билгеләнә.

Тренер күнегүләр вакытында медицина битлеге һәм пирчәткә кияргә, бинада кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылырга тиеш.

5 июньнән өлешчә сәүдә комплекслары да эшләргә тотына. Хөкүмәт моңа рөхсәт биргән районнар исемлеге: Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Ютазы.

Сәүдә урынында кеше саны буенча чикләүләр бар: 1 кешегә (хезмәткәрне дә кертеп) 4 кв. метр урын.

Кинотеатр, төнге клуб һәм башка төр күңел ачу оешмалары әлегә ябык.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев