Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 600 мең сумлык бурыч өчен эзләнүдә булган Әгерҗе кешесе зур адымга барган

    Ир-атка 44 яшь

    Алимент түләмәүченең эше ТР судына китүгә, ул әҗәтен өлешчә япкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе ММЧ белән хезмәттәшлек буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт Антон Курчаков хәбәр итә.

    Әгерҗедә яшәүче 44 яшьлек ир-ат алиментлар буенча 600 мең сумнан артык бурыч аркасында эзләнүдә булган.

    Җәмәгать судьясы бурычлы кешегә 80 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгәч, райондашыбыз бурычның зур өлешен - 375 мең сумны түләп бетергән.

    Суд аны балигъ булмаган баланы тоту өчен үз керемнәреннән ¼ өлеш акчасын түләүне йөкләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: