Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

72 яшьлек кияү белән 33 яшьлек кәләш туй ясады

Алар икесе дә беренче тапкыр никахлаша

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә картлар һәм инвалидлар йортында танышкан ир-ат белән хатын-кыз өйләнеште. Кияүгә - 72, кәләшкә 33 яшь. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мөнир Хәнәфиев белән Эльвира Басыйрова 2019 елда Октябрьский картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында таныша. Алар икесе дә беренче тапкыр никахлаша. Икесенең дә язмышы катлаулы булган. 

Мөнир Хәнәфиев Казан музыка училищесын тәмамлаган, «Синтез» төркеме белән Советлар Союзы буйлап концертлар куеп йөргән. Аннары язмыш аны картлар йортына китергән. 

Эльвира Басыйрова интернатка 2016 елда 28 яшендә килә. Ул үз эченә йомылган кеше була. Адаптация вакытында аның кызыксынулары ачыла, башкалар белән аралаша башлый. Эльвираның аяклары белән проблемалары бар.

Мөнир Хәнәфиев интернатта яңа һөнәр үзләштерә. Ул Эльвирага уңайлы аяк киеме тегеп кидерә. Алар аралаша башлыйлар. Ике ел дуслашып йөргәннән соң, быел 10 июньдә алар язылыша.

Яшь гаиләгә бүлмә бирәләр. Хәзер интернатта 7 гаилә яши, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: Октябрьский картлар һәм инвалидлар йорты, https://www.bashinform.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев