Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

80 яшьлек Мария Стесикова көн саен ике сәгать җәяү йөри

Мин 80 яшькә якынлашып килсәм дә, бер генә көн дә спорттан аерылганым юк. Физик күнегүләрнең сәламәтлеккә файдасы турында белгәннәремне сезнең белән дә уртаклашасым килә. Өлкән кешегә физик күнегүләр һава кебек бик тә кирәк. Алар - картлыкка каршы менә дигән дару. Яшь барган саен мускуллар хәлсезләнә, аз хәрәкәтләнә торган буыннар ката,...

Мин 80 яшькә якынлашып килсәм дә, бер генә көн дә спорттан аерылганым юк. Физик күнегүләрнең сәламәтлеккә файдасы турында белгәннәремне сезнең белән дә уртаклашасым килә.
Өлкән кешегә физик күнегүләр һава кебек бик тә кирәк. Алар - картлыкка каршы менә дигән дару. Яшь барган саен мускуллар хәлсезләнә, аз хәрәкәтләнә торган буыннар ката, нәтиҗәдә, авырулар барлыкка килә. Бик күпләр авыру үзен сиздерә башлауга ук урынга яталар. Ә, минемчә, күбрәк хәрәкәтләнү тизрәк савыгырга ярдәм итә.
Һәр иртәне кулларны, аякларны ныгытып сузудан башларга кирәк. Мәчеләрнең йокыдан уянгач ничек киерелеп сузылганнарын күзәткәнегез бардыр бит. Мыраубикәләр юкка гына шулай сузылмыйлар. Сез дә көн дәвамында берничә тапкыр шулай аяк-куллар, бөтен гәүдә белән шулай киерелеп, киеренкелекне юкка чыгара аласыз.
Сәламәтлек өчен иң файдалысы җәяү йөрү. Моны галимнәр дә күптән расладылар инде. Һава торышы нинди булуга карамастан, көнгә 1-2 сәгать җәяү йөрүне үзегезнең көндәлек режимга кертегез. Барганда гәүдәгезне төз, башыгызны югары тотыгыз. Еш кына урамнан барганда бөкрәйгән, башын игән кешеләрне күреп, аларга кисәтү ясыйсым, төз йөрергә өйрәтәсем килә. Бу матурлык өчен генә түгел, бөкрәеп йөрү буыннарга да начар тәэсир итә. Туры басып йөрү өчен башта көзге алдына басып кат-кат кабатлап карагыз. Урамга чыккач та гәүдә торышын контрольдә тотыгыз. Җәяү йөргәндә аяк киемегез уңайлы булсын. Җәяү йөрергә гадәтләнмәгән кешенең башта тезләре авыртырга мөмкин. Мондый очракта тизлекне арттырыгыз, нәтиҗәдә, авырту үтә.
Көн саен йөгергән кешенең гомере алты елга озыная, диләр галимнәр һәм ул практикада да расланган. Атнага 3-4 тапкыр 2-2,5 сәгать салмак темп белән генә йөгерсәгез, гомерегезне 15 елга озыайтасыз дигән сүз. Физик күнегүләр белән шөгыльләнгән, хәрәкәтләнгән, җәяү йөргән кеше 80-90 яшьтә дә үз-үзенә хәзмәт күрсәтә ала. Өлкән яшьтә кешедә картлык депрессиясе башлана. Ә менә физик күнегүләр белән шөгыльләнсәгез, сезнең организм эндорфирон - бәхет гормоны эшләп чыгара. Алар исә авыртуларны баса, кәефне күтәрә, яхшы йоклый башлыйсыз.
Кыскасы, физкульура һәм спорт кеше гомерен озайта. Мин моны үз практикамда күптән расладым инде. Бер генә көнне дә физик күнегүләрсез үткәргәнем юк. Кәефем дә менә дигән, авырулар да мине читләтеп уза. Күз тидерә күрмәгез тагын...
Мария СТЕСИКОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев