81 яшьлек Рәсимә апа Нәфыйкова: Без дә кайчандыр күбәләк кебек очып кына йөри торган яшьләр идек..
Аның тормыш юлы күңелле дә, матур да, сикәлтәле дә, авыр да һәм моңсу да булды
1 октябрь ихтирам һәм игьтибар бәйрәме – халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу олы яшьтәгеләрне аеруча хөрмәтләү алар өчен төрле чаралар үткәрү чоры.
Өлкәннәр көне дә табигатьнең картайган чагы көз аена тәгаенләнгән. Көзге табигать тә картлар кебек кайвакытта пыскып кына күз яшьләрен коя, кайчакта сүрән генә елмаеп ала. Кирәк икән , усал җилләре белән дулап куя. Өлкәннәрнең дә бит тормыш - көнкүрешләре төрлечә. Кайберләре бәхетле картлык кичерә, кайберләренә башкачарак язмыш бирелә. Аллаһы Тәгаләгә каршы барып булмый, язмышка буйсынырга гына кала. Шуңа күрә дә хөкүмәтебез өлкәннәргә карата игьтибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга чакыра.
Шул уңайдан, әтиемнең апасы Рәсимә апа Нәфыйковада кунакта булдым. Аның хәлләрен белештем, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре китердем. Ул, бик сөенеп, рәхмәтләр әйтте, хөрмәт итүеңә, Аллаһы Тәгалә үзеңне зурласын диде. Яшьлек елларына, үткән хезмәт юлларына әйләнеп кайтты ул.
Гомеренең бар еллары эштә үтә аның. Рәсимә апа хөрмәтенә күп тапкырлар районыбыз Әгерҗедә Дан флагы күтәрелгән. Фотосы гел Мактау тактасында эленеп торган. Атказанган терлекче исеменә лаек булган. Өченче дәрәҗә хезмәт Даны ордены кавалеры. ВДНХ ның көмеш медале иясе . Татарстан республикасы, Әгерҗе муниципаль районының Почетлы гражданины ул.
Аның эш стажы 50 елдан артып киткән. Быел апам Рәсимә, 81 көзенә аяк атлады. Аның тормыш юлы күңелле дә, матур да, сикәлтәле дә, авыр да һәм моңсу да булды. Ул, авырлыкларга түзде, сабыр булды, бирешмәде, алга атлады.
Апам сәхнә ветераны да әле. Мәдәният йортында узган чараларда, Сабантуй бәйрәмнәрендә, үзенең матур җырлары, шигырьләре белән халыкны таң калдырды ул. Аны зур алкышларга күмделәр, хөрмәт иттеләр. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, юмарт, тырыш, тынгысыз апам белән, чиксез горурланам.
Тормыштагы авырлыкларга бирешмичә, күңел төшенкелегенә бирелмичә, матур гына гомер итә. Кеше тормышының иң күңелле, иң рәхәт чагы – яшьлеге шул.
Картлык бар кешегә дә килә. Өлкән буын кешеләрен без яшьләр хөрмәтләргә, аларны якларга һәм сакларга тиеш. Апамны авыл халкы бик хөрмәт итә. Көндә хәлләрен белешеп, яисә кәрәзле телефоннон шалтыратып кына торалар. Ул, үзе дә халыкка бик рәхмәтле. Кызы Фәниләгә, кияве Альмирга, оныклары Айнур белән Илсурга, күршеләре Венера апа Зариповага, Миләүшә Минехуҗинага, Разия апа Хаҗиевага, авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиевка, Сәхипов Илнур гаиләсенә, Гафуров Фәрит абый һәм Диләрә апага, Гафуров Фирдәвескә, авылыбыз фельдшеры Гөлнур Шәйхетдиновага, Лилия Мөхәммәдиевага, туганнарына, якыннарына, дусларына, район вәкилләренә чиксез рәхмәтле.
Картлык шатлык түгел. Көзге мизгелләрнең чагылышы ул, сагышы да, моңсуы да.
"Без дә кайчандыр күбәләк кебек очып кына йөри торган яшьләр идек, кай арада килеп җиткәндер бу картлык, ышанасы да килми",- дип , озатып калды апам.
Раилә Тимофеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев