Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Аделинага ярдәм итик, әгерҗелеләр!

2нче шәһәр мәктәбен тәмамлап, якты, матур хыяллар белән яшәгән студент кыз Аделина ЗАМАЛИЕВА 2014 елда кинәт авырып китә һәм аңа табиблар баш миенең уң як ярымшарында медуллобластома дигән куркыныч диагноз куялар. Операция уңышлы уза, кыз үзен яхшы хис итә. Аделина академик ял ала да ике ел дәвалану курслары уза. Әмма...

2нче шәһәр мәктәбен тәмамлап, якты, матур хыяллар белән яшәгән студент кыз Аделина ЗАМАЛИЕВА 2014 елда кинәт авырып китә һәм аңа табиблар баш миенең уң як ярымшарында медуллобластома дигән куркыныч диагноз куялар.

Операция уңышлы уза, кыз үзен яхшы хис итә. Аделина академик ял ала да ике ел дәвалану курслары уза. Әмма яман чир бирешергә теләми шул. Күптән түгел Аделинага яңа диагноз куялар. Яман шеш сөяк тукымаларына да зыян китергән.

20 яшьлек Аделинага Германиядә дәвалану узу өчен зур суммада акча кирәк.

- Хөрмәтле әгерҗелеләр, зинһар, ярдәм итегез. Минем яшисем килә, - дип мөрәҗәгать итә ул.

"Тамчыдан күл җыела", диләр бит. Әйдәгез, Аделинага бергәләп ярдәм итик.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

Физик затлар өчен: КАРТА СБЕРБАНКА: № 63900262 9010197480
Юридик затлар өчен: Отделение "Банк Татарстан" №8610 ПАО Сбербанк г. Казань
ИНН 7707083893 КПП 165502001 БИК 049205603 к/сч 30101810600000000603
наз. платежа на п/к Замалеевой Аделины Линаровны л/с 40817810162000407132

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев