Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Административ комиссия – Исәнбайда

    Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия әгъзалары бүген Исәнбай авылында булдылар. Шәхси хуҗалыкларның капка төпләрен тикшереп йөргәндә шуңа игътибар иттеләр: әле күп кенә хуҗалыклар кышка әзерләнмәгән. Авылда төзелеш эшләре дә алып барыла. Шул сәбәпле, капка төпләренә төзелеш материаллары куелган. - Йорт төзүчеләргә авыл җирлеге Советыннан рөхсәт бирдек, -...

    Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия әгъзалары бүген Исәнбай авылында булдылар.
    Шәхси хуҗалыкларның капка төпләрен тикшереп йөргәндә шуңа игътибар иттеләр: әле күп кенә хуҗалыклар кышка әзерләнмәгән. Авылда төзелеш эшләре дә алып барыла. Шул сәбәпле, капка төпләренә төзелеш материаллары куелган.
    - Йорт төзүчеләргә авыл җирлеге Советыннан рөхсәт бирдек, - диде авыл башлыгы Фәнил Сираев.
    Шулай да 4 хуҗалыкка комиссия әгъзалары кисәтү, чүп савытлары булмаган ике учреждение җитәкчесенә язма гариза калдырдылар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: