Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Административ комиссия - Иж-Бубыйда

Район башкарма комитеты административ комиссиясе әгъзаларының чираттагы күчмә утырышы Иж-Бубый авыл җирлегендә үтте. Комиссия әгъзалары башта Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авылларын йөреп чыктылар. - Урамнар чиста, җыештырылган. Авыл халкының хуҗаларча карашы сизелеп тора, - диде комиссиянең җаваплы сәркатибе Александр Шамшурин. Тик күп кенә авыл җирлекләрендә кебек үк, биредә дә бер кимчелек...

Район башкарма комитеты административ комиссиясе әгъзаларының чираттагы күчмә утырышы Иж-Бубый авыл җирлегендә үтте.
Комиссия әгъзалары башта Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авылларын йөреп чыктылар.
- Урамнар чиста, җыештырылган. Авыл халкының хуҗаларча карашы сизелеп тора, - диде комиссиянең җаваплы сәркатибе Александр Шамшурин.
Тик күп кенә авыл җирлекләрендә кебек үк, биредә дә бер кимчелек күзгә ташланды: ул да булса, кайбер учреждениеләр алдында чүп савытларының юклыгы йә аның урынына иске чиләк куелу.
Иж-Бубыйның Центральная урамыннан үткәндә урамда төзелеш материаллары барлыгына да игътибар иттек.
- Бу хуҗалар авыл җирлеге Советыннан йә район башкарма комитетыннан рөхсәт кәгазе алырга кирәклеген онытмасыннар иде, - диде Александр Васильевич.
Утырыш вакытында да Александр Шамшурин административ кодекс нигезендә үтәлергә тиешле төп маддәләргә тукталды.
- Хуҗасыз йортларга бәйле проблема сезнең авыл җирлеген дә читләтеп үтми. "Хуҗасыз йорт" дигән төшенчә белән мин һич тә килешмим, һәр йортның, читтә яшәсә дә, хуҗасы була. Күптән түгел Шаршады авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре белән шундый йортларның хуҗаларын эзләү эшен уңышлы гына башкарып чыктык. Кыска гына вакыт эчендә 11 хуҗаны табып элемтәгә кердек һәм аларга актлар юлладык, - дип сөйләде ул һәм Иж-Бубый җирлегендәге "хуҗасыз йорт" хуҗаларын да шушы ысул белән җаваплылыкка тартырга мөмкин булуын искәртте.
Александр Шамшурин авылда баш авыртуына әйләнгән чүп түгү мәсьәләсенә дә тукталды.
- Һәр авылда чүп түгү урыны билгеләнгән. Һәр йортта диярлек техника бар. Шулай булгач, чүпне махсус урынга илтеп түгү - кулдан килердәй эш бит, - диде ул.
Сүз уңаеннан: көн саен Биектауга кайтканда Иж-Бубыйдан чыгу уңаендагы тукталышка игътибар итми калганым юк. Гадәттә, анда чүп тутырылган пакетлар аунап ята.
- Андагы чүпне мин үз машинамда түгәм, - диде авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин.
Бу чүпләрне юлчылар калдыруы көн кебек ачык. Үзебез тәртип яратабыз, ә менә тирә-юнебездә чисталык булдырырга кайчан өйрәнербез икән?!
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев