Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Аерма, Ходай, туган Әгерҗемнән

Мин - Әгерҗенең патриоты. Шунда тудым, шунда үстем, 50 ел хезмәт иттем, шунда гомер көземә килеп җиттем. Читтә әллә нинди байлыклар вәгъдә итсәләр дә, туган Әгерҗемне бернинди калага да алыштырмыйм. Әгерҗегә дә 370 ел тула икән инде быел. Балачагым Тукай урамында узды. Анда бергә уйнап үскән Равил Әюпов, Альфред, Рөстәм...

Мин - Әгерҗенең патриоты. Шунда тудым, шунда үстем, 50 ел хезмәт иттем, шунда гомер көземә килеп җиттем. Читтә әллә нинди байлыклар вәгъдә итсәләр дә, туган Әгерҗемне бернинди калага да алыштырмыйм. Әгерҗегә дә 370 ел тула икән инде быел.
 
Балачагым Тукай урамында узды. Анда бергә уйнап үскән Равил Әюпов, Альфред, Рөстәм Гобәйдуллинар, Лидия Шикалова, Эльмира Вахитованы оныту мөмкинме соң?! Балачак хатирәләре гомер буе озата бара икән. Ул заманнарда агач сәкедә йокласак та, ашаганыбыз, өс-башыбыз мактанырлык булмаса да, бәхетле балачак булган. Хәзерге замана балаларын үзебез белән чагыштырам да җир белән күк арасы бит.
Әгерҗенең юбилее уңаеннан шәһәребездәге тарихи урыннарның фотоларын газета битләрендә бирә башлавыгыз да бик ошады. Менә "Әгерҗе хәбәрләре"ндә Вокзал урамындагы 100 яшьлек данлыклы су башнясының фотосын күрдем дә тагын балачагыма кайткандай булдым. Апам Мәдинә Гобәйдуллина (хәзер инде мәрхүмә) узган гасырның 50нче елларында тимер юлда шул башняда кочегар булып эшләде. Мин, 9-10 яшьлек малай, аның янына бик еш килә идем. Мичкәләрдәге су катмасын өчен тимер мичне ягып торырга булышуым да истә, анда башняның өстенә кадәр спираль кебек итеп төзелгән биек баскыч та - әле дә күз алдымда. Апам әлеге баскыч буйлап өскә менәргә рөхсәт итми иде. Зур-зур мичкәләргә су насос белән тутырыла. Моның өчен башняда ике электр двигателе урнаштырылган иде. Бу башняның бер гасыр инде әле дә су белән тәэмин итеп торуына сокланам. Нинди башлы кешеләр яхшы сыйфатлы итеп төзегәннәр бит аны.
Мин еш кына шәһәребез урамнары буйлап туган Әгерҗебезнең үсүенә, матураюына сокланып йөрергә яратам. Як-ягыма каранып барганда бүгенге Әгерҗе урамнары белән элеккесен чагыштырам. Елдан-ел яшәү өчен шартлар яхшыра бит шәһәребездә. Район башлыгы Валерий Макаровның урамда да гади халык белән чын күңелдән аралашуына, ярдәм итәргә тырышуына сокланам. Әгерҗебезнең олы юбилеен аны төзүгә зур өлеш керткән ветераннарыбызны хөрмәтләп, мәрхүмнәрен искә алып, бик матур итеп уздырсыннар иде. Бу бүгенге буынга бик тә кирәк.
Мирсәед ГОБӘЙДУЛЛИН.
Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев