Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе ханымнары махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илттеләр

Бу юлы – 1234, 36, 37нче полкларга

Әгерҗе районының “Көч – Бердәмлектә” волонтерлык хәрәкәте махсус хәрби операция зонасына чираттагы ярдәм партиясен илтеп җитерде. Бу юлы – 1234, 36, 37нче полкларга.

Беренче тапкыр

Бу юлы гуманитар йөкне озата баручылар – аны җыюны оештыручы актив волонтер Алсу Муллахмәтова һәм шулай ук волонтер, шул ук вакытта хәрби- контрактчының тормыш иптәше Рәсилә Уразаева. Алар өчен бу – беренче тапкыр бару. 

–    Гуманитар йөкне җыю зур айсбергның түбәсе генә икәнлеген аңладым. Чөнки аны туплауда күп кеше катнаша. Кешеләр берләшеп бер максатка барганда, кар өеме кебек, ул зурая бара. Ә менә аны алып бару – башкачарак. Кирәк булдымы икән ул? Әлбәттә, кирәк. Һәм бу очракта бернинди озын юл да киртә була алмый, – дип уртаклаша Алсу.  

Шуны да әйтик, Рәсиләнең ире бер тапкыр махсус хәрби операция зонасына волонтер буларак йөк алып бара һәм өйгә кайткач контракт төзи. Хәзерге вакытта башкалар белән бергә ул да махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклый. 

Ә бу юлы Әгерҗе сугышчыларына генераторлар, бензин пычкылары, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, кадак, укучылардан хатлар һәм күчтәнәчләр, ярма, шикәр, чәй, кофе, носки, юеш сөлге, үлән чәйләре, өй токмачы, тәм-том алып барганнар. Госпиталь өчен юрган, мендәр, киемнәр дә җибәрелгән булган. 

Авыл халкыннан ярдәм

Игелекле шәһәр халкы, оешма-предприятиеләр коллективлары белән бергә, ярдәм җыюга район авыл җирлекләре дә зур булышлык күрәткән. Мисалга, махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк Барҗы-Умга һәм Барҗы-Пельга халкы аеруча актив. 

–    Барҗы-Пельга халкы белән дус эшлибез. Бергәләп маскировка челтәрләре үрәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз, өй токмачы кисәбез, үлән чәйләре һәм пиннек әзерлибез, кирәкле кием-салым һәм азык-төлек сатып алабыз. Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән һәрчак элемтәдә торабыз, аларга нинди ярдәм кирәк булганлыгы турында һәрчак кызыксынып торабыз. Безнең көчебез дә бу катлаулы чорда  бергә һәм бердәм булуда, – ди Барҗы-Умганың актив волонтеры Рамилә Хикмәтуллина. 

Җиңүгә өлеш кертүегез өчен рәхмәт

Тулаем алганда,   хәрбиләрнең кәефләре сугышчан. Алар якташлар белән элемтәдә торалар, бөтен нәрсәдә бер-берсенә ярдәм итәләр. Рәхмәт йөзеннән видеомөрәҗәгать тә язганнар. “Сез матди яктан ярдәм итеп кенә калмыйсыз, ә безгә өмет бирәсез. Сәламәтлек, иминлек телибез. Җиңүгә өлеш кертүегез өчен рәхмәт!” дигән сүзләр аша җиткергәннәр хәрбиләр тирән рәхмәтләрен битараф булмаган район халкына. 

Алдагы гуманитар йөкне илтү май башларына планлаштырыла. Кояш көн саен ныграк җылыта, шуңа күрә окоп шәмнәре һәм җылы киемнәргә ихтыяҗ да кими.

Волонтерлар әйтүенчә, хәзер аларга төзелеш материллары, кадак, трикотаж кием (футболка, носки, эчке кием),  чәй һәм кофе кебек әйберләр кирәк. 
Әгерҗедә гуманитар ярдәм җыю Яшьләр үзәге базасында (Гагарин урамы, 68а) көн саен 8-17 сәгатьләрдә алып барыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев