Әгерҗедә бер ир-атның машинасын конфискацияләгәннәр
Ул автомобиль белән исерек хәлдә кабат идарә итүдә гаепле дип табылган
Әгерҗе район суды 62 яшьтәге җирле кешегә карата хөкем чыгарган. Ул автомобиль белән исерек хәлдә кабат идарә итүдә гаепле дип табылган. Ачыкланганча, хөкем ителүче, узган елның май аенда исерек килеш машина белән идарә иткәне өчен административ җаваплылыкка тартылып, “права”дан мәхрүм ителгән булган.
Быеның 9 августында ул автомобиль руле артына кабат салмыш хәлдә утырган. Красный бор урамы буйлап узганда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатканнар. Исереклек халәтен тикшерү узудан ул баш тарткан. Җинаять кылуда гаебен тулысынча таныган.
Суд ир-атка 200 мең сум күләмендә штраф һәм ике ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән. Автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнгән. Суд карары үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев