Әгерҗелеләр Казан сәхнәсендә чыгыш ясыйлар
Мәдәни чара “Әгерҗе – иҗат өермәсе” дип аталган программа кысаларында 26 октябрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәни үзәгендә уза
Иртәгә, 26 октябрьдә, әгерҗелеләр “Татарстанның мәдәни башкаласы” бәйгесе кысаларында Казанда бай мәдәни программа белән чыгыш ясыйлар.
– Бу көнне сәхнә осталары районыбызның үзенчәлекле мәдәни мирасын, матурлыгын, милли төрлелеген чагылдыручы зур концерт программасы тәкъдим итәчәк. Казан сәхнәсендә иң яхшы халык, фольклор, җыр һәм бию ансамбльләре балкыячак, – диләр оештыручылар.
Шулай ук халкыбызның бай тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтүче күргәзмәләр, мастер-класслар оештырыла.
– Узган ел әгерҗелеләрнең Халыклар дуслыгы йортында узган шундый кичәсендә булып, озак вакытларга җитәрлек рухи азык туплап кайткан идек. Без, Казанда яшәүче Әгерҗе халкы өчен, мондый очрашулар бик тә тансык. Шуңа күрә быелгысын да түземсезлек белән көтәбез, – ди Салагышта туып үскән мөхтәрәм якташыбыз Наил ага Ясәвиев. Чыннан да, җирсүне басар өчен менә дигән форсат әлеге очрашу.
Мәдәни чара “Әгерҗе – иҗат өермәсе” дип аталган программа кысаларында 26 октябрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәни үзәгендә уза. Бу көнне 14 сәгатьтән күргәзмәләр, мастер-класслар эшли башлый. 15 сәгатьтә – зур концерт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев