Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Агыйдел“ Әгерҗедә таң аттыра

    "Актанышта җырламаган, биемәгән кеше юк" дигән сүзләрне сезнең дә ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Бу, дөрестән дә, шулай. 50 елга якын тарихы булган "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамбле генә дә ни тора?! Бай эчтәлекле концерт программалары белән Венгрия, Германия, Төркиягә кадәр барып җиткән, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә татар тамашачысының олы мәхәббәтен яулаган...


    "Актанышта җырламаган, биемәгән кеше юк" дигән сүзләрне сезнең дә ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Бу, дөрестән дә, шулай. 50 елга якын тарихы булган "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамбле генә дә ни тора?! Бай эчтәлекле концерт программалары белән Венгрия, Германия, Төркиягә кадәр барып җиткән, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә татар тамашачысының олы мәхәббәтен яулаган бу ансамбль 4 декабрьдә Әгерҗегә килә. Шул уңайдан без, "Агыйдел"нең директоры Лилия ЯЛАЛОВА белән әңгәмә кордык.

    - Лилия Мәүлиевна, Актанышта 4-5 яшьлек сабыйларның да, яшьләрнең дә, 70-80 яшьлек әби-бабайларның да җыр-биюгә осталыкларын телевизор экраннарыннан күреп тә таң кала идек. Төрле яшьтәге сәләтле актанышлыларны берләштергән ансамбльнең безнең якларга килүен ишетү күпләр өчен шатлыклы хәбәр булды. Сез җитәкләгән ансамбль турында әллә ни хәбәрдар булмаган әгерҗелеләрне "Агыйдел" белән якыннанрак таныштырып үтегез әле.
    - Әйе, бездә бәбиләр дә, әби-бабайлар да җырламый, биемичә торалмый. Шуңа күрә Актаныш талантларын кая гына барсалар да колач җәеп каршы алалар, көчле алкышлар белән сәхнәгә кат-кат чакыралар. "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамбле - бик күп берләшмәләрне һәм төркемнәрне үз эченә алган зур бер мәдәни комплекс. Ул хор, катнаш, ирләр һәм хатын-кызлар вокаль ансамбльләрен, "Агыйдел" бию һәм 3 төркем балалар бию ансамбльләрен, сәхнә ветераннарының бию төркемен, халык уен кораллары ансамблен, "Чакматаш" юмор театрын берләштерә.
    «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле 50 елга якын вакыт дәвамында бик күпләрне биергә, җырларга, сәхнәне яратырга өйрәтте. Аның исеме районда гына түгел, татарлар яши торган бик күп төбәкләрдә дә яхшы таныш хәзер.
    Ансамбльнең тарихы 1960 еллардан башлана. Район тарихында беренче тапкыр биючеләр Казанга барып телевидениегә язылалар. Колхозлардан акча күчереп, биючеләр өчен махсус киемнәр тектерелә.
    Ансамбльнең аякка басуы, аның уңышлары, республика масштабына чыгуы республика халык иҗаты йорты балетмейстеры Котдус Хөсәеновның иҗади хезмәтенә бәйле. Сюжетлы биюләр, сәхнә осталыгына иң башлап ул өйрәтте. Аның беренче куйган биюе «Актаныш басмалары» булды. 1967 елның мартында үзешчән сәнгать осталарының республика смотрында бу биюне 20 пар сәхнә остасы Казанның М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә башкарды.
    1969 елның декабрендә «Агыйдел»гә «Халык ансамбле» дигән мактаулы исем бирелде.
    1974 елдан ансамбль белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин җитәкчелек итә. Баш балетмейстер - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Инсан Хөсәенов.
    - Белүемчә, "Агыйдел" Татарстаннан читтә дә гастрольләргә бик еш йөри…
    - Әйе, Актаныш егетләре һәм кызлары Рәсәй һәм чит ил шәһәрләрендә дә татар сәнгатен тиешле югарылыкта күрсәтә белделәр.
    80нче еллар ансамбльнең гастрольләргә бай, ирешелгән осталыкны халыкка җиткерү еллары булды. Бу елларда ансамбль Татарстанның һәм Башкортостанның бик күп районнарында һәм шәһәрләрендә концертлар куйды.
    1982 елда Магнитогорск шәһәренә гастрольгә бардык. 1985 елда "Агыйдел" ансамбле ике тапкыр Мәскәүнең зур сәхнәләрендә чыгыш ясады. Шул елны Бөтенсоюз фестивале лауреаты исемен алдык. 1987 елда Йошкар- Олага шәһәр бәйрәменә чакырганнар иде. 1988 елда ансамблебез Венгриягә сәяхәте вакытында анда яшәүче халыкларны татар сәнгате белән якыннан таныштырды.
    1990 елда ансамбль республиканың М.Җәлил исемендәге бүләгенә лаек булды. Шул елның җәендә Ленинградка барып, анда яшәгән милләттәшләребез белән бергә Сабан туе бәйрәмен үткәрүдә катнаштык, аларга татар моңнарын, халкыбыз биюләрен җиткердек. 1997 елда ансамбльнең бер төркем артистлары Төрки халыкларның I Халыкара фестивалендә катнашты.
    Һәр ике ел саен «Агыйдел» ансамбле үзенең үсешен, сәнгатьтә осталыгын Казанда иҗат концертларында күрсәтеп тора. Актанышның - 300, район оешуның 80 еллык юбилеена багышланган иҗади отчет концертыбызны казанлылар аеруча яратып карадылар.
    - Безнең районда Актанышта туып-үскән бик күп якташларыгыз гомер кичерәләр. Алар Сез җитәкләгән ансамбльнең Әгерҗегә гастрольләрен аеруча зарыгып көтәләр. Әгерҗе тамашачысына әйтер сүзегез…
    - Татарстанның кайсы гына төбәгенә килеп чыксак та, якташларыбыз белән кочаклашып күрешүләр ике як өчен дә зур шатлык була. Чит җирдә актанышлыларны очрату якын туганыңны күргән кебек бит ул. Әгерҗедә гомер кичерүче актанышлылар безнең концертны яратып, хисләргә бирелеп карарлар дип уйлыйм. Бай эчтәлекле концертыбызны караганда ямьле Агыйдел, Сөн буйларында йөргәндәй, туган авылларына кайтып килгәндәй булырлар. Татар җанлы, җыр-бию яратучы барлык әгерҗелеләрне концертыбызга көтеп калабыз. "Агыйдел"дә таң атты" концерт программасы бик таләпчән тамашачы күңеленә дә ошар дип уйлыйм. Килегез, һич тә үкенмәссез. Өч сәгатьлек концертыбыз барышында сезне җыр-моң дәрьясында йөздерербез.
    Әгерҗе тамашачысына нинди сюрпризлар әзерләп киләсез?
    - Безнең һәр чыгышыбыз Әгерҗе тамашачысына сюрприз булыр, мөгаен. Чөнки сезнең якларга күптән килгән юк бит. Шуңа үзебез дә дулкынланабыз.
    Концертыбызда барлыгы 45 сәхнә остасы катнашачак. Араларында барыгызга да яхшы таныш үзешчән композитор Илгиз Закиров, танылган җырчыларыбыз Сирена Исламова, Робсон Мусин, "Татар моңы" конкурсы лауреатлары Илнар Ялалов, Лилия Хөсәенова һәм башка талантлы сәхнә осталарыбыз бар. Сәхнә ветераннарын берләштергән төркемебез башкаруындагы татар халык җырлары сезне яшьлегегезгә алып кайтыр. Сәхнәдә төрле милләт биюләре башкарганда үзегез дә сизмичә кушылып биеп китәрсез әле.
    Мактанып әйтүем түгел, Әгерҗе сәхнәсендә 45 кешелек мондый зур төркемнең чыгыш ясавы сирәк күренештер, мөгаен.
    - 4 декабрьдә Әгерҗе Мәдәният сараенда очрашканга кадәр, хөрмәтле әгерҗелеләр!
    Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: