Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Агрохимсервис–Әгерҗе“ ширкәте хезмәтчәннәре: “Казан ярминкәсеннән канәгать кайттык“

    "Агрохимсервис" ширкәте хезмәтчәннәре Казанның Авиатөзелеш районында ярминкәдә катнаштылар. Алар 5 тонна бәрәңге, 2 тонна суган, 2 тонна кишер, 5 тонна кәбестә, 6 тонна ашлык, сөт һәм сөт ризыклары саттылар. - Халык искиткеч күп иде. Ярминкәләрне көтеп алганнары күренеп тора. Бер генә кеше дә буш кул белән кайтып китми. Аеруча безнең...

    "Агрохимсервис" ширкәте хезмәтчәннәре Казанның Авиатөзелеш районында ярминкәдә катнаштылар. Алар 5 тонна бәрәңге, 2 тонна суган, 2 тонна кишер, 5 тонна кәбестә, 6 тонна ашлык, сөт һәм сөт ризыклары саттылар.

    - Халык искиткеч күп иде. Ярминкәләрне көтеп алганнары күренеп тора. Бер генә кеше дә буш кул белән кайтып китми. Аеруча безнең бәрәңгене, кишерне, кәбестәне яратып алдылар. Халыктан безнең бәрәңге туурында "Иң яхшысы - Әгерҗенеке" диюләре йөрәккә сары май булып ятты. Сату урынын бик матур итеп бизәгән идек. Безнең үрелгән суганнар янында фотога төшүчеләр булды хәтта. Соңыннан бизәү өчен эленгән шарларны ярминкәдәге балаларга тараттык. Озын сүзнең кыскасы - ярминкәдән бик канәгать кайттык, - диделәр хезмәтчәннәр.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: