Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Агыла халык ... кибеткә

Яңа ел алдыннан халыкның кибетләрне "штурмлавына" күнегеп бетсәк тә, быел Әгерҗедәге "Магнит", "Эссен", "Провиант", "Пятерочка" кебек сәүдә үзәкләрендәге чиратны күреп исләр китә. Әллә халык бәяләр күтәрелүдән куркып запас җыярга ашыга, әллә акчасы күп... Арзанрак булгач, алдым инде - Суган алыйм дип "Магнит"ка кергән идем, андагы халык... Олау-олау әйбер җыйганнар. Кассалар...

Яңа ел алдыннан халыкның кибетләрне "штурмлавына" күнегеп бетсәк тә, быел Әгерҗедәге "Магнит", "Эссен", "Провиант", "Пятерочка" кебек сәүдә үзәкләрендәге чиратны күреп исләр китә. Әллә халык бәяләр күтәрелүдән куркып запас җыярга ашыга, әллә акчасы күп...

Арзанрак булгач, алдым инде
- Суган алыйм дип "Магнит"ка кергән идем, андагы халык... Олау-олау әйбер җыйганнар. Кассалар янына чират тезелгән. Кибеттән чыгучыларның һәркайсының кулында икешәр зур-зур сумка. Миңа суган гына кирәк булгач, чират торасым килмәде, - диде урамда очраган бер танышым.
- Бездә ике атна дәвамында төрле акцияләр булды. Акция барышында атнаның һәр көнендә билгеле бер төр азык-төлеккә 20 процент ташлама ясалды. Әйтик, бер көнне чәйгә, икенче көнне - колбасага, аннан - кондитер әйберләргә. Акция барган көннәрдә халык азык-төлекне ташламалы бәягә күбрәк алырга тырышты, - ди "Магнит" кибете директоры Татьяна Филимонова. - Ә тулаем алганда, узган ел белән чагыштырганда, сату күләме арту күзәтелми. Халык, нигездә, көнкүрештә көн саен кирәкле ярма, шикәр комы, макарон, сөт һәм сөт ризыклары, май сатып ала икән.
Нәкъ менә җомга, кондитер әйберләргә акция барган көнне, бер сумка тутырып әйбер сатып алган бер ханымнан: "Гаиләгез шулай зурмыни? Нигә моның кадәр конфет алдыгыз?" - дип сорагач:
- Монда өч кило конфет, рулетлар, печенье - барысы өчен 800 сумга якын акча түләдем. Арзанрак булгач, алдым инде, әйдә, үзебез ашамасак, балаларга булса да бирермен, - дип акланды.
Әйе, җәмәгать, кесәдә акча булса, кайчак кирәкме-юкмы дип уйлап тормыйбыз, алырга ашыгабыз шул. Аннан "кая китә бу акча" дип аптырыйбыз.
Татьяна Филимоновадан соңгы вакытта кайсы азык-төлеккә бәяләр артуы турында кызыксынгач:
- Шикәр комына, кайбер ярмаларга бәя бераз күтәрелде. Сөт продуктларына бәя әлегә элеккечә саклана. Якын көннәрдә кайсыларына бәя күтәреләчәген анык кына әйтү авыр. Чөнки бу турыдан-туры товар белән тәэмин итүчеләргә бәйле, - дип җавап бирде.

Ипигә бәя күтәрелмәячәк
Гомумән алганда, соңгы вакытларда район кибетләрендә кайсы азык-төлеккә бәяләр сизелерлек арткан соң? Әлеге сорауга район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Лилия Молчанова:
- Без бәяләрне көн саен күзәтеп барабыз. 20 ноябрьдән алып 20 декабрьгә кадәр карабодай, йомырка, шикәр комына бәя сизелерлек (27-29 процент - авт.) артты. Хәзер кибетләрдә карабодайның уртача бәясе 55 сумнан алып 86 сумга кадәр тибрәлә. Йомырка - 50-70 сум, шикәр комы - 42-50 сум. Бәрәңге - 10 сумнан алып 25 сумга кадәр. Кәбестә - 10 сумнан алып 24 сумга кадәр. Помидор, кыяр 29 процентка кыйммәтләнде. Мандаринның бәясе 16 процентка күтәрелде, 55 сумнан алып 140 сумга кадәр җитте, - дип җавап бирде.
Ә менә район кулланучылар җәмгыяте рәисенең сәүдә эшләре буенча урынбасары Гөлсәрия Галирахманова "якын киләчәктә бездә ипигә бәяләр артмаячак", дип сөендерде.
- Шулай ук үзебездәге икмәк-азык комбинатында җитештерелә торган токмач һәм макаронга дә бәя күтәрелмәячәк, - дип тә өстәде.

Тәнгә - сәламәтлек, илгә - тынычлык
Берничә газета укучыбызга "Ә сез азык-төлек запасы тупладыгызмы?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Безнең гаилә бераз запас белән яшәргә күнеккән. Ит, ярма, он, майны мин һәрчак бераз запас белән тотам. Бәрәңге, башка яшелчәләрне бакчабызда үстерәбез. Ә менә артыгын алырга кызыкмыйм. Халык "егылып" шикәр комы ала дигәнгә дә исем китми. Шикәр комын читтән кертмиләр, долларга сатып алмыйлар, үзебездә җитештерелә бит ул. Шуңа бәясе дә артык сикермәс әле. Бүген күтәрелсә, иртәгә төшүе дә бар. Моңа кадәр дә шулай булгалады бит инде. Хөкүмәт пенсияне вакытында биреп торса, ач булмабыз, шөкер. Иң мөһиме, тәндә сәламәтлек һәм илдә тынычлык, якыннарыбыз исән-сау булсын. Менә шул мөһим әйберләр фонында болары "пүчтәк" кенә, - диде Әгерҗедән даими укучыбыз Гүзәл Нуриәхмәтова.
Ә менә Көчек авылыннан Әлфирә Төхвәтуллина "шикәр комы алалмый калдык, Әгерҗегә узган килүебездә 50 килолы капчыгы 2 мең сум иде, бу килүебезгә 2500 булган", дип бераз уфтанып алды.
- Суыткыч алырга да җыенып йөргән идек. Без алырга теләгән суыткычның бәясе әле шушы көннәрдә генә 5 мең сумга артканын белеп "телсез" калдык, - дип тә куйды.
Менә шулай, җәмәгать. Ничек кенә булмасын, гаилә бюджеты дилбегәсе - үз кулыбызда. Шулай булгач, "аякны юрганга карап сузарга" өйрәнергә күптән вакыт инде.
Белешмә:
Яңа ел алдыннан базар бәяләре:
Сыер ите - 230-240 сум (1 кило),
Бавыр - 230 сум,
Дуңгыз ите - 240-250 сум,
Фарш - 260-270 сум,
Каз түшкәсе - 1500 сум,
Свежий балык - 150 сум,
Кәбестә - 20 сум,
Кишер, кызыл чөгендер, суган - 30 сум,
Эремчек - 130 сум,
Сөт - 50 сум (1,5 литр),
Каймак - 120 сум (0,5 литр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев