Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

“Ак Барс“ банкның Әгерҗе филиалында - яңа җитәкче

РӘХМӘТУЛЛИН Әнвәр Мансур улы "Ак Барс" банкы ААҖ Чаллы филиалының Әгерҗедәге офисы начальнигы итеп билгеләнде. Әнвәр Рәхмәтуллин 1984 елда Әгерҗе шәһәрендә туган. 1нче шәһәр мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач Казан банк мәктәбенә укырга кергән. 2011 елда читтән торып Казан социаль һәм гуманитар институтын тәмамлаган. Казанда "Открытие" коммерция банкында партнерлар белән эшләү...

РӘХМӘТУЛЛИН Әнвәр Мансур улы "Ак Барс" банкы ААҖ Чаллы филиалының Әгерҗедәге офисы начальнигы итеп билгеләнде.


Әнвәр Рәхмәтуллин 1984 елда Әгерҗе шәһәрендә туган. 1нче шәһәр мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач Казан банк мәктәбенә укырга кергән. 2011 елда читтән торып Казан социаль һәм гуманитар институтын тәмамлаган.
Казанда "Открытие" коммерция банкында партнерлар белән эшләү буенча баш белгеч,"Пробизнес" банкында әйдәп баручы белгеч, "Милли лизинг компаниясе"ндә бүлек начальнигы, "ПолиТранс" ширкәтендә логистика бүлеге начальнигы, ТР Кече бизнес лизинг компаниясендә анализ һәм контроль бүлеге баш белгече булып эшләгән.
Әнвәр Рәхмәтуллин өйләнгән, җәмәгате белән кыз һәм ул үстерәләр.
ххх
Моңа кадәр банкның өстәмә офисы начальнигы булып эшләгән Мансур Рәхмәтуллин лаеклы ялга китте.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев