Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • "Ак чәчәкләр" сериалын телевизордан кайчан күрсәтәчәкләре билгеле булды

    9 ноябрьдән "Яңа гасыр" телеканалында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал тамашачыларга тәкъдим ителә. 10 сериадан торган кинокартинаны "ТНВ" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында көнгә берничә тапкыр тамаша кылырга мөмкин булачак: сериал сәгать 12.00 дә, һәм кабатлап 17.20 дә, 22.00 дә күрсәтелер дип планлаштырыла. Бу хакта "Татар-информ"...

    9 ноябрьдән "Яңа гасыр" телеканалында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал тамашачыларга тәкъдим ителә. 10 сериадан торган кинокартинаны "ТНВ" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында көнгә берничә тапкыр тамаша кылырга мөмкин булачак: сериал сәгать 12.00 дә, һәм кабатлап 17.20 дә, 22.00 дә күрсәтелер дип планлаштырыла.

     
    Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе директоры урынбасары, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
     
    Моннан тыш, 8 ноябрь көнне әлеге телевидениенең "Мәдәният дөньясы" тапшыруында "Ак чәчәкләр"дә төшкән актерлар белән әңгәмә, ә 22 ноябрьдә шул ук тапшыру кысаларында кинокартинаны төшерү процессына багышланган фильм күрсәтеләчәк.
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: