Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Ак калфак»лар арасында әгерҗелеләр дә бар

Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы ачылды. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде. Өч көнгә исәпләнгән форум быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көннәргә туры килде. Шуңа күрә дә Казан кунаклары 26 апрельне тулысынча бөек...

Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы ачылды. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде.

Өч көнгә исәпләнгән форум быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көннәргә туры килде. Шуңа күрә дә Казан кунаклары 26 апрельне тулысынча бөек татар шагыйренең юбилее уңаеннан оештырылачак тантаналы чараларга багышларга ниятли. Пленар утырыш, мәдәни программа 25 апрельгә билгеләнгән. Ә аңа кадәр калфаклы ханымнар татарлар гомер иткән һәр җирлектә милли мәгарифне үстерү, милли мәдәни мирасны саклау һәм тәрбияви проектлар тормышка ашыру турында секция утырышларында фикер алышты.

«Ак калфак» оешмасының IV Бөтендөнья форумында Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән, Австралия, Әзербәйҗан, Беларусь, Казахстан, Кытай, Литва, Польша, Төркия, Үзбәкстан, Украина, Финляндия, Франция, Эстония, Чехия, АКШ илләреннән иң актив татар хатын-кызлары катнаша.

Безнең районнан әлеге чарага үзәк китапханә хезмәткәре Рушания ханым Байтимерова китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев