Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Ак үлемне бергәләп җиңик

Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәшне арттыру максатыннан район наркотикларга каршы ведомствоара комиссия карары нигезендә шәһәрдә түбәндәге урыннарда "Ышаныч әрҗәләре" куелды. - район хакимияте, 1 кат (Гагарин урамы, 13); - Боз сарае (К.Маркс урамы, 103б); - "Локомотив" стадионы (Пушкин урамы, 4); - шәһәр поликлиникасы (К.Маркс урамы, 11а); -...


Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәшне арттыру максатыннан район наркотикларга каршы ведомствоара комиссия карары нигезендә шәһәрдә түбәндәге урыннарда "Ышаныч әрҗәләре" куелды.
- район хакимияте, 1 кат (Гагарин урамы, 13);
- Боз сарае (К.Маркс урамы, 103б);
- "Локомотив" стадионы (Пушкин урамы, 4);
- шәһәр поликлиникасы (К.Маркс урамы, 11а);
- "Әгерҗе" сәүдә йорты (К.Маркс урамы, 2а).
Наркотик кулланучылар һәм аны сатучылар турында белгән мәгълүматыгызны адресын күрсәтеп язып салсагыз, сез күпләрне сазлыкка батудан, ә бәлки үлемнән алып калыр идегез. Аноним хатлар да кабул ителә. Иң мөһиме, мәгълүматыгыз дөрес булсын. Ак үлемгә каршы бергәләп көрәшик.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев