Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ак үлемнән бергәләп коткарыйк

    18 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең икенче этабы башланды. Әгәр сезгә наркотик матдәләр яки психотроп әйберләр белән сәүдә итүчеләр мәгълүм яки якыннарыгызны ак үлемнән коткарып калырга телисез икән, бу турыда эш көннәрендә 9-17 сәгатьләрдә түбәндәге ышаныч телефоннарына хәбәр итегез:...

    18 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең икенче этабы башланды.
    Әгәр сезгә наркотик матдәләр яки психотроп әйберләр белән сәүдә итүчеләр мәгълүм яки якыннарыгызны ак үлемнән коткарып калырга телисез икән, бу турыда эш көннәрендә 9-17 сәгатьләрдә түбәндәге ышаныч телефоннарына хәбәр итегез:
    Үзәк хастаханә наркологы - 22694.
    Спорт һәм туризм бүлеге - 23421.
    Социаль яклау идарәсе - 21076.
    Мәгариф идарәсе - 25117.
    Прокуратура - 22444.
    Эчке эшләр бүлегенең дежур частена тәүлек әйләнәсе 22541 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
    Наркотикларга каршы федераль хезмәтнең Алабуга районара бүлегенә 8(85557) 39770, 32852 телефоннарына да наркотик белән сәүдә итүчеләр яки наркомания белән авыручыларны дәвалау мәсьләләсе буенча шалтыратып киңәшләшә аласыз.
    Сезнең барлык шалтыратуларыгыз сер булып калачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: