Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Акча кая китә

    Район җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм күпфатирлы йортлар өчен җаваплы затлар белән быел беренче тапкыр үткәрелгән киңәшмәдә узган ел халыктан коммуналь хезмәтләр өчен җыелган акча кая китә дигән сорауга бергәләп җавап эзләделәр. ХАЛЫКНЫҢ БУРЫЧЫ АРТА - 2015 ел башына район халкының коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 36 миллион 104 мең сумга...

    Район җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм күпфатирлы йортлар өчен җаваплы затлар белән быел беренче тапкыр үткәрелгән киңәшмәдә узган ел халыктан коммуналь хезмәтләр өчен җыелган акча кая китә дигән сорауга бергәләп җавап эзләделәр.
    ХАЛЫКНЫҢ БУРЫЧЫ АРТА
    - 2015 ел башына район халкының коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 36 миллион 104 мең сумга җитте. Шуның 32 миллион 725 мең сумы - шәһәр халкыныкы, - диде район хакимиятендә күпфатирлы йортлар өчен җаваплы затлар белән узган киңәшмәдә Идарәче компания директоры Рөстәм Вәлиев.
    Бурычларны кайтару өчен нинди эшләр алып барулары турында да сөйләде ул.
    - Үзара килешеп, бурычларны өлешләп кайтару турында 4 миллион 772 мең сумга 214 килешү төзедек. Идарәче компания белән бернинди килешүгә дә бармаган, бурычларын түләү өчен бармакка бармак та сукмаган явыз бурычлыларны судка бирергә мәҗбүр булдык. 8 миллион сумга 157 эш район судына җибәрелде. 8
    7 суд карары закон көченә керде һәм бурычларны кайтару эше суд приставларына җибәрелде, - диде Рөстәм Вәлиев.
    Моннан тыш, бурычлы фатирлар буенча рейдлар оештырганда утларын өзү практикасын гамәлгә ашыруларын үзебезгә дә күрергә туры килде. Узган ел гына да шәһәрдә 237 фатир хуҗасының утын өзделәр. Район башлыгы Валерий Макаров үз эшче-хезмәткәрләреннән бурычларны җыеп алуда оешма-предприятие җитәкчеләрен дә эшкә җигә. Алып барылган эшнең нәтиҗәсе нинди соң? Кызганычка каршы, әллә ни шатландырмый. Узган ел, әнә, нибары бер миллион сум бурыч җыеп алынган. Быел январьда тагын 382 мең сум акча кергән. Коммуналь хезмәтләрдән рәхәтләнеп файдаланып, кесәсеннән бер тиен дә чыгармаучыларда намус та, җаваплылык хисе дә юк, аларга сүз дә, үгет-нәсыйхәт тә үтми. Закон нигезендә иң каты чараларны Алабуга, Чаллы, Әлмәт шәһәрләренең нәтиҗәле эш тәҗрибәсен кулланып кына бурычларны җыюда бераз алга китеп булыр, мөгаен.
    ШӘҺӘР САЙТЫНА КҮЗ САЛ
    - Коммуналь хезмәтләр, ремонт өчен халыктан җыелган, хөкүмәттән бирелгән акчаның нинди максатларда файдалануын һәркем шәһәр башкарма сайтыннан карый ала, - диде Идарәче компания директоры. Әмма һәркемнең дә мондый мөмкинлеге юклыгын истә тотып, газета укучыларыбызга бу акчаларның кайда тотылганлыгын кыскача гына аңлатып үтик.
    Узган ел Әгерҗедә биш йортта 21 миллион 465 мең сумлык капиталь ремонт эшләре үткәрелгән. Бу акчаның 9 миллион сумы халыктан җыелган, 12 миллион 384 мең сумын хөкүмәт биргән. Капиталь ремонт барган торакның тышкы стенасына күз салсаң, анда ул йортта нинди суммага, нинди эшләр башкарылачагы турындагы белешмәне күрәсең. Быел исә шәһәрдә алты, Красный бор белән Тирсәдә берәр йортта 20 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Менә ул бәхеткә ирешәчәк йортлар: Әгерҗедә М.Горький урамы, 2, Гагарин урамы, 1, Комсомольская урамы, 10, Чайковский урамы, 7, Казанская урамы, 2, Гоголь урамы, 1нче йорт, Красный борда Строителей урамы, 5нче йорт, Тирсәдә Советская урамы, 5нче йорт.
    Күпфатирлы йортта яшәүчеләр ай саен агымдагы ремонт өчен дә акча түләп баралар бит әле. Бу төр ремонтка менә нинди эшләр керә: сантехника һәм җылылык системасына, подъезд һәм подвалга агымдагы ремонт. Әлеге эшләрне башкару өчен Әгерҗедә "Жилсервис" предприятиесе белән килешү төзелгән. Моннан тыш әлеге эшләргә "Тирсә коммуналь челтәре" һәм "Капиталь төзелеш" идарәсе җәлеп ителгән.
    Агымдагы ремонт эшләре өчен узган ел халыкка 14 миллион 152 мең сум исәпләнелгән. Фатир хуҗалары шуның 13 миллион 759 меңен түләгән. Ә башкарылган эшләр 14 миллион 116 мең сум тәшкил итә. Халыкның агымдагы ремонт эшләре өчен бурычы булу сәбәпле, Идарәче компаниянең дә поставщикларга 1 миллион 359 мең сум бурычы калган.
    - Быел илдәге икътисади хәлне искә алып, подъездлар, йортларның тышкы стеналарына агымдагы ремонт эшләрен бераз киметергә туры килер. Төп көч түбәләрне, җылылык, суүткәргеч, канализация челтәрләрен ремонтлауга юнәлтеләчәк , - диде Рөстәм Вәлиев.
    Ул подъездларны атнага ике тапкыр себерү, язын-көзен атнага бер, кышын-җәен айга ике, подъезд тәрәзәләрен елга ике тапкыр юу, ишегалларын чистарту турында "Хәлим" ширкәте белән килешү төзелүен искә төшерде. Йортта яшәүчеләр гомуми җыелышта җыештыру графигын һәм аңа түләүне үзләре дә хәл итәргә хокуклы икән. Узган ел бу төр хезмәтләр өчен халыкка 6 миллион 386 мең сум исәпләнелгән. Шуның 6 миллион 123 меңе кассага кергән.
    Валерий Макаров та сүзгә кушылып:
    - Әлеге эшләр тулысынча һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарылганда гына йорт өчен җаваплы зат башкарылган эш турындагы актка кул куярга тиеш. Монда бернинди "блат"ка юл куелырга тиеш түгел. Юк икән, бигайбә, үпкәләштән булмасын, эшләми генә халык акчасын имеп ятарга юл куймаячакбыз. Бу эштә сез - төп контролерлар, - дип искәртте.
    РЕФЕРЕНДУМДА КАТНАШ
    Киңәшмәдә район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Флюр Нәбиев 22 мартта шәһәрдә беренче тапкыр үзара салым җыюга багышланган референдум узачагы турында да сөйләде. Үзара салым күләмен һәм бу акчага хөкүмәттән тагын дүрт тапкыр арттырып өстәләчәк суммага Әгерҗедә нинди эшләр башкарылачагын халык үзе хәл итәчәк.
    - Без шәһәрдә халыктан якынча ике миллион сум салым җыелыр дип планлаштырабыз. Бу сумманы дүрткә тапкырласак, 10 миллион булыр дигән өмет бар. Әлеге акчага шәһәребездә шактый төзекләндерү эшләре алып барылачак. Халык та, референдумда катнашып, елга бер тапкыр үзара салымны җыюны хуплар дип ышанабыз, - диде ул.
    Йорт буенча җаваплы затлар халык арасында бу турыда аңлату эшләре алып барырга итеш, әлбәттә. 22 мартта узачак референдумның нечкәлекләре турында даими рәвештә аңлатып барачакбыз, "Әгерҗе хәбәрләре"н укып барыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: