Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Акча янчыгың калынмы

Икенче ел инде коммуналь хезмәтләргә бәяләр 1 июльдән арта. Менә тагын август аеннан яңа бәяләр белән исәпләнгән счет-фактура алачакбыз. Авыл халкы утка кимрәк түли Шунысы сөенечле, быел бәяләр арту, узган ел белән чагыштырганда, шактый ким. Чөнки Россия Хөкүмәте коммуналь тарифлар артуга чикләүләр кертте. Мәсәлән, узган ел 1 июльдә газның бер...

Икенче ел инде коммуналь хезмәтләргә бәяләр 1 июльдән арта. Менә тагын август аеннан яңа бәяләр белән исәпләнгән счет-фактура алачакбыз.

Авыл халкы утка кимрәк түли
Шунысы сөенечле, быел бәяләр арту, узган ел белән чагыштырганда, шактый ким. Чөнки Россия Хөкүмәте коммуналь тарифлар артуга чикләүләр кертте. Мәсәлән, узган ел 1 июльдә газның бер куб метрына бәя 60 тиенгә арткан булса, быел 19 тиенгә генә. Шулай итеп, зәңгәр ягулык 4 сум 61 тиеннән 4 сум 80 тиенгә күтәрелде.
Электр энергиясе өчен бәяләр дә уртача 3,8 процентка гына артты. Ут өчен авыл халкы һәм йортлары электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәрдәшләр хәзер дә шәһәр кешесенә караганда кимрәк түләячәк. Бер тарифлы счетчигы булган авыл агае моңа кадәр 2 сум 2 тиен түләсә, 1 июльдән 2 сум 9 тиен булды. Электр плитәләре булганнар өчен дә шушы бәя. Ә шәһәрдә яшәүчеләргә ут өчен дә 11 тиен генә артык түләргә туры киләчәк. Әлегә кадәр бер киловатт өчен 2 сум 88 тиен түләгән булсак, хәзер ул 2 сум 99 тиен булды.

Башка тарифлар да үзгәрә
Утка, газга бәяләр күтәрелгәч, су һәм җылылык өчен дә 1 июльдән артты. "Водоканал" начальнигы Илдус Шәймөхәммәтов:
- 1 июльгә кадәр халык суның бер куб метры өчен 29 сум 70 тиен түләсә, хәзер 30 сум 7 тиенгә күтәрелде. Канализация өчен моңа кадәр 23 сум 28 тиен иде, 1 июльдән 24 сум 36 тиен булды, - дип хәбәр итте.
- Ә менә Красный бор коммуналь челтәрендә салкын су өчен бәя үзгәрмәде: 18 сум 82 тиен. Тирсә коммуналь челтәрендә дә шул ук бәя калды: 18 сум 24 тиен. Бу авылларда канализация өчен дә элекке бәя белән түләячәкләр. Красный бор коммуналь челтәрендә - 19 сум 53 тиен, Тирсә коммуналь челтәрендә - 27 сум 98 тиен, - ди Әгерҗе Бердәм исәпләү үзәге директоры Алия Хәбирова.
Моннан тыш, ул торак фонды белән идарә итү бәясенең бер квадрат метр өчен 1 сум 80 тиеннән 2 сум 7 тиенгә күтәрелүен хәбәр итте. Калган торак хезмәтләре өчен бәяләр элеккечә калган.

Җылылык өчен дә бәя артты
"Теплосбыт" предприятиесе җитәкчелеге халык бер Гкал җылылык өчен 1 июльгә кадәр 1316 сум 51 тиен түләгән булса, хәзер 1383 сум 26 тиен түләргә туры киләчәк дип хәбәр итте.
Элек кайнар суның бер кубометры өчен 124 сум 18 тиен түләгән булсак, хәзер хәзер 129 сум 13 тиен түләячәкбез.

Бәяләр ничек кенә артып торса да, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бару - төп бурычыбыз. Киләчәктә айныкын-айга түләп бармаганнарга пеня да өстәләчәк дигән сүзләр йөри. Бу турыда хәбәр итәрбез әле.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев