Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Акчадамыни эш

Әгерҗедәге Чайковский урамындагы 2б йорт каршыннан тыныч кына узып китеп булмый. Подъезд алдындагы матурлыктан күзләр камаша биредә. Әлеге йортка күчкәннәренә өч ел булган СТЫРОВларның. Ветеран тимерьюлчыларның гомерләре баракта үтсә дә, ул вакытларны сагынып искә ала Ираида Васильевна. - Анда бакча бар иде бит. Рәхәтләнеп җәй буе шунда эшләп, күңелгә тынычлык...

Әгерҗедәге Чайковский урамындагы 2б йорт каршыннан тыныч кына узып китеп булмый. Подъезд алдындагы матурлыктан күзләр камаша биредә.

Әлеге йортка күчкәннәренә өч ел булган СТЫРОВларның. Ветеран тимерьюлчыларның гомерләре баракта үтсә дә, ул вакытларны сагынып искә ала Ираида Васильевна.
- Анда бакча бар иде бит. Рәхәтләнеп җәй буе шунда эшләп, күңелгә тынычлык таба идек. Яшелчә, җиләк-җимеш - барысы да үзебезнеке булды.
Әмма тырыш әмәлен таба дигәндәй, яңа фатирга күчкәч тә кул кушырып утырмыйлар алар. Балконны, әнә, бакча иткәннәр. Кыяр, помидорлар уңыш биреп утыралар. Ә подъезд аллары... Монысы әкият дөньясы инде.
Иртә яздан лалә, нәркисләр чәчәк аткан. Аларны өйдә үстереп чыгарган бархатцы, агератум, гвоздика, сальвия һәм башка берсеннән-берсе матур чәчәкләр алыштырган. Рәт-рәт итеп утыртылган аллы-гөлле чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп торалар. Бу гүзәллеккә сокланып, әнә, "ат" та карап тора, суда йөзүче "аккошлар" да бермәлгә йөзүләреннән туктап калганнар.
- Башка елларны чәчәкләр генә үстерә идек. Узган ел шәһәр буенча уздырылган бәйгедә икенче урын алдык. Ә быел осталыгыбызны тагын да эшкә җигәргә булдык. Ирем дә, үзем дә кул эшләренә оста, - ди Ираида ханым. Ә моның өчен күп кирәкми дә. Фантазияңне эшкә җигәсең дә, кирәкмәгән әйберләрдән менә дигән итеп могҗизалар тудырасың.
- Менә бу уенчык атны чүп контейнеры яныннан алып кайттык. Бакчаны бизәргә кирәге чыкты, - ди ул.
Оста куллы хуҗа аякларын төзәткәч, хуҗабикә койрык бәйләп куйгач, ат өр-яңа булган һәм аны түбә астына урнаштырганнар. Аккошлар тәгәрмәчтән ясалган. Алар янындагы ике кечкенә аккошны велосипед тәгәрмәченнән "тудырганнар". Өч метрлы пальмалар да әллә каян күренеп торалар. Ә резин туптан ясалган кокослары менә төшәм дип кызыктыралар. Ираида ханым мунчала бәйләгән кебек бәйләп, шул тупларны "киендергән".
- Әлбәттә, шушы кечкенә генә участок та тырышлык таләп итә. Әмма иренмибез. Суны колонкадан ташыйбыз. Көз көне корыган чәчәкләрне күмеп калдырабыз да язын аларны казып алып черемә итеп файдаланабыз, - ди Ираида.
- Аннан җәй буе балконнан шушы гүзәллеккә хозурланабыз. Чәчәк исе башларны әйләндерә. Безнең тирәдән үтеп йөрүчеләр дә "матур" дип сокланып тел шартлатып китәләр. Ул бала-чаганың фотога төшкәнен күрсәгез әле... Күптән түгел безнең өйдә туй гөрләде. Кияү белән кәләш чәчәкләр арасында фотога төштеләр, - ди Олег Борисович.
- Кайберәүләр бу кадәр чәчәк орлыкларына акча да күп китәдер бит, - дип сорыйлар. Ә мин аларга "акчадамыни эш", матурлык дөньяны коткара бит дим, - ди Ираида ханым.
Гомумән, бу йорттагы һәр подъезд алды - чәчәкләр. Люция Сәрвәрова һәм Татьяна Хамандритова да үзләренең подъезд алларын чәчәкләргә күмгәннәр. 30 августта әлеге йортка өстәп төзелгән янкорма өлешенә яңа хуҗалар күчәчәк. Йорт өчен җаваплы Олег Борисовичның да, матурлык тудыручыларның теләге бер генә: икенче язга алар да чәчәкләр утыртсыннар иде.
- Ә безнең киләсе елга планыбыз бар инде. Быел Ат елында ат куйдык, икенче елга бәрән елында чәчәкләр арасында бу хайван горурланып утырачак. Без аны әзерләп куйдык инде. Пластик торбадан ирем бик матур итеп бәрән ясады, ә мин аны "киендердем", - ди Ираида Васильевна.
Хәзергә "бәрән" үзенең чиратын көтеп подвалда - хуҗаларның мастерскоенда көн күрә. Ә анда эш тынып тормый. Ирле-хатынлы Стыровлар әле буйыйлар, әле берәр нәрсә ясыйлар. Менә күрерсез, икенче язга бу подъезд алды янә матур-матур эшләнмәләр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлер.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев