Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Акланмагыз, вакыт, һай, тыгыз дип

Әтәч кычкырмаса, эт өрмәсә, урам иңләп ат чапмаса, кичләрен көтүдән тезелешеп сыерлар кайтмаса, җәйге җылы кичләрдә картлар капка төбенә чыгып дөнья хәлләрен сөйләшеп утырмаса, ел буе сагынып көтеп алган Сабантуйларына каладан авылдашлар агылып кайтмаса, авыл буламыни инде ул?! Кайсы гына гәзит-җурналны алма, авыллар картая, бетүгә таба бара дип чаң суккан...

Әтәч кычкырмаса, эт өрмәсә, урам иңләп ат чапмаса, кичләрен көтүдән тезелешеп сыерлар кайтмаса, җәйге җылы кичләрдә картлар капка төбенә чыгып дөнья хәлләрен сөйләшеп утырмаса, ел буе сагынып көтеп алган Сабантуйларына каладан авылдашлар агылып кайтмаса, авыл буламыни инде ул?!

Кайсы гына гәзит-җурналны алма, авыллар картая, бетүгә таба бара дип чаң суккан язмаларны укыганда йөрәк телгәләнә. Дөрестән дә шулай бит. Үзебезнең район авылларын гына алсаң да һәрберсендә диярлек елга нибары 2-3 сабый дөньяга килә. Ә бакыйлыкка күчеп баручылар 20-25кә җитә. Өч йортның берсендә - йозак. Авыл халкының күп өлешен пенсионерлар тәшкил итә. 70-80гә җиткән әби-бабайларны соңгы юлга озатканнан соң бу нигезгә күчеп кайтучылар бик сирәк. Күбесенең ишегенә йозак салына. Җырларда "Мин бит - авыл баласы", "Авылымны сагынам" яки "Туган авылым минем каршымда, күңелем һаман ашкына шунда", дип җырласалар да, авылга кайтып җырларга клиплар төшерсәләр дә ата-баба нигезенә кайтып төпләнүче яшьләр бик аз шул. Мәктәп тәмамлаган яшьләр дә, югары белемлеләре дә авылда калмый инде хәзер. Чөнки эш юк. Күпләрнең балалары тугызынчы сыйныфны тәмамлау белән калага таю ягын карый. Унберенче сыйныфтан соң бердәм дәүләт имтиханы бирү куркыта аларны. Бер чыгып киткән баланың авылга кире кайтуы икеле инде. Калада кеше фатирына айга 12-15 мең түләсә түли, әмма шәһәрдән китми ул. Чөнки шәһәрдә барыбер эш табарга була әле. Түрәләр авылда гаилә фермалары төзергә өндиләр. Ләкин белүемчә, ул гаилә фермалары булганнар да җитештергән итләрен кая куярга белми аптырыйлар диләр. Маңгай тирен түгеп, ял күрми җитештергән продукцияңне сатар урының булмаса, аны арзан хакка гына алыпсатарларга биреп җибәрүдән кем ота соң? Менә шундый хәлләрдән соң гаилә фермасы оештырган хуҗаларның да кәефе кырыла, әлбәттә.
Дөрес, безнең Кадыбаш бетүгә йөз тоткан авыл дип әйтергә җыенмыйм. Шөкер, даны республикага таралган урта мәктәбебез, балалар бакчасы, ФАП, саклык банкы бүлекчәсе, пекарня, кибетләребез бар. Удмуртиягә маршрут автобусы йөреп тора. Һәр көнне мичтән генә чыккан кайнар ипи ашыйбыз. Урамнарыбызга ямь өстәп, атлар да уза әле. Бу малкайларны яратучы авылдашларым Илгиз Гайфиев, Рәҗәб Камалов, Нәсим Вахитов абзарларында ничә еллар инде ат тоталар. Бакча эшләре вакытында атлары белән авылдашларга да ярдәм итәләр.
Бакча дигәннән, Кадыбаш халкы бакчасында казынырга бик тә ярата. Хәзер хәтта бер-берсеннән уздырырга тырышып әллә ниләр үстерәләр. Моңа сөенергә генә кирәк, әлбәттә. Кемгә генә кермә, кавын-карбыз үсә бакчаларында. Бәрәңге дә уңды бездә. Ә кыяр-помидорга килгәндә, аларны кая куярга да белмәде авылдашларым. Чөнки безгә базар ерак. Шуңа күрә яшелчәне үзебез белән бергә терлекләр дә яратып ашый. Каладагы балаларга, туганнарга да китә әле бакча җимешләре. Ә инде шәһәрдәге туган-тумачага күпме бәрәңге, ит, сөт, каймак-эремчек киткәнен әйткән дә юк инде. Авыл, әнә шулай, гомер-гомергә калага ярдәм итеп яшәде. Еш кына таныш-белешләрдән фәләннең баласы шәһәрдә фатир сатып алган икән дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Авылда абзар тутырып мал асрап акча туплаган әти-әнисе булышмаса, пычагым, алыр иде бер хезмәт хакына фатир. Һаман да авыл ярдәме кирәк шул шәһәрдәге балага да. Шуңа яшәтәсе иде авылларны. Адәм баласы туган нигезен ташлап кайларга гына китсә дә, авыл аны беркайчан да үги итми, кочагын җәеп каршы ала, кунак итә, хәерле юл теләп озатып кала. Акланмагыз, вакыт, һай, тыгыз дип. Авылга, газиз кешеләрегез янына ешрак кайтыгыз. Ә без, әти-әни васыятен истә тотып, авылда төпләнеп калганнар, сезнең кайтуларны гел көтеп торырбыз.
Фаягөл Әхмәтшина.
Кадыбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев