Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Акчага туганнары дәгъва кыла ала

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның якыннарына мәрхүмнәрнең сугыш елларында ачылган саклык кенәгәләрендәге акчаларын бирәләр икән дигән хәбәр район халкын аякка бастырды. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында бу турыда хәбәр басылганнан соң хәрби комиссариатка, социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең исәбе юк. Бу көннәрдә авылларда үтүче җыелышларда да әлеге хәбәр дөресме, һәлак булган әтиебезнең,...

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның якыннарына мәрхүмнәрнең сугыш елларында ачылган саклык кенәгәләрендәге акчаларын бирәләр икән дигән хәбәр район халкын аякка бастырды. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында бу турыда хәбәр басылганнан соң хәрби комиссариатка, социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең исәбе юк. Бу көннәрдә авылларда үтүче җыелышларда да әлеге хәбәр дөресме, һәлак булган әтиебезнең, туганыбызның хезмәт хакын алу өчен эшне кайдан башларга дип сораучылар байтак. Әлеге сорауларга җавап бирүне үтенеп, без социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллинага мөрәҗәгать иттек.
- Мин район халкына бу турыда Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгыннан җибәрелгән мәгълүматны гына җиткерә алам.
1942 елның июленнән Халык Комиссариаты структурасында СССР Дәүләт банкының кыр учреждениеләре оештырыла. Шуннан соң содатларга, сержантларга һәм офицерларга саклык кенәгәләре ачыла һәм аларга хезмәт хаклары күчерелеп барыла. Генерал-полковник Андрей Хрулев приказы буенча хәрби хезмәткәр һәлак булганнан яки хәбәрсез югалганнан соң ике ай узгач, хезмәт хакы түләү туктатыла һәм ул хәрби хезмәткә чакырылган хәрби комиссариатка аның саклык кенәгәсенең исәп-хисап номеры хәбәр ителергә тиеш була. Кенәгәгә җыелган акчаны тол калган хатынына йә башка варисларына бирергә дигән әмер чыгарыла. Чынлыкта болай эшләнелми, ягъни саклык кенәгәләрендәге акчалар беркемгә дә бирелми. Бу кенәгәләр әлегә кадәр Россия Үзәк банк фондларында саклана. Әлеге учреждение хезмәткәрләре һәлак булганнарның саклык кенәгәләрендәге акчаларын якыннарына бирүдән баш тартмыйлар. Кызыл армия кыр учреждениесе әлегә кадәр Мәскәүдә саклана.
Мәрхүмнәрнең варислары бу акчаларны алу өчен иң элек документлар җыярга тиеш. Якыныгызның кайсы хәрби комиссариаттан киткәнен, нинди хәрби частьта хезмәт иткәнең, кайда, кайчан һәлак булганын яки хәбәрсез югалганын белү өчен солдат хәрби хезмәткә чакырылган хәрби комиссариатка йә хәрби архивка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 142100, Московская обл., Подольск, ул. Кирова, 74, Центральный архив Министерства Обороны России. Начальнигы Пермяков Игорь Альбертович, тел. 8(4967) 637707. Кабул итү бүлмәсе - 8(4967) 527638. Сезнең хатыгыз Үзәк архивта теркәлгәннән соң 30 көн эчендә җавап килергә тиеш. Әлеге җавапны алгач, Россия Саклык банкы кыр учреждениесенә якыныгызга саклык кенәгәсе ачылганлыгын сорап хат язарга кирәк. Ул хатыгызга хәрби архивтан килгән белешмәләрне һәм аңа ничек туган булуыгызны раслаучы документларны да (туу, өйләнешү, үлү турында таныклыклар) салырга онытмагыз. Хатта якыныгыз исеменә саклык кенәгәсе ачылган булганмы, шул турыда да сорап языгыз. Үзәк банкның адресы: 107016, Москва, ул. Неглинная, 12. Тел. 7(495) 7428817, 6216465, 7719100, 6213116, 6283201.
Шуны исегезгә төшерәбез, якыныгыз 1942 елның июленә кадәр һәлак булса, аңа саклык кенәгәсе ачылмаган дигән сүз. Шуңа күрә архивка да, Үзәк банкка да язып тормасагыз да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев