Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ

    Россиядә "Ак кул таягы" айлыгы бара. "Ак кул таягы" - күзләре күрмәүчеләрнең эмблемасы ул. Урамда сукыр кеше күрсәгез, ваемсыз гына узып китмәгез. "Сезгә булышырга кирәкмиме?" дип сорагыз. Юл аша чыгарга ярдәм итегез, юлны өйрәтеп җибәрегез, транспортта булса, урын бирегез. "Водоканал", җылылык, элемтә челтәрләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгатебез бар. Үзегез...

    Россиядә "Ак кул таягы" айлыгы бара.

    "Ак кул таягы" - күзләре күрмәүчеләрнең эмблемасы ул. Урамда сукыр кеше күрсәгез, ваемсыз гына узып китмәгез. "Сезгә булышырга кирәкмиме?" дип сорагыз. Юл аша чыгарга ярдәм итегез, юлны өйрәтеп җибәрегез, транспортта булса, урын бирегез.
    "Водоканал", җылылык, элемтә челтәрләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгатебез бар. Үзегез карамагындагы коеларның люкларын ачык калдырмагыз яки аларны бүлеп алыгыз. Күзләре начар күрүчеләр яки бөтенләй күрмәүчеләрнең тормышлары өчен өсте ачык коелар зур куркыныч тудыралар. Сукырларга һәрвакыт игътибарлы һәм ярдәмчел булсагыз иде.
    Мөнип ГАСЫЙМОВ,
    Алабугадагы сукырлар оешмасы рәисе.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: