Алар ярдәмгә килергә әзер
Әлеге чарага барганда Рус Шаршадысында көн уртасында дөрләп бер йорт яна иде. Андый чакта секундлар да сәгать сыман тоела бит, күңел: "кайда соң бу янгын сүндерү машиналары?" дип өзгәләнде. Дөрес, Тирсәдәге янгын сүндерү бүлегеннән машина бик тиз арада килеп җитте җитүен. Тик секундлар эчендә дә ут телләре йорт түбәсен ялмап...
Шушы җан тетрәткеч күренеш үзе генә дә бу авыл тирәсендә тагын бер янгын сүндерү бүлекчәсе булырга тиешлеген искәртте сыман. Ә андый оешма инде бүген бар, шөкер. Янгынга юлыккан көнне Кичкетаң авыл җирлегенә ирекле янгын сүндерү сагы (ДПО) ачылу тантанасына юл тотуыбыз иде.
Тантанада район башлыгы Фәрит Габбасов, Россия ирекле янгын сүндерү сагының Татарстан региональ бүлеге начальнигы Алик Нәҗметдинов, ВДПОның Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Шамил Шәйхразиев катнашты.
"Мондый ирекле янгын сүндерү сагы бик тә кирәк биредә. Тирсәдә, Исәнбайда янгын сүндерү бүлекләре бар. Ә менә Кичкетаң җирлеге Әгерҗе һәм райондагы янгын сүндерү бүлекләреннән ерак урнашкан. Шуңа күрә биредә мондый ирекле янгын сүндерү сагы булдыру - тормыш таләбе. ДПОны оештыруда авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевның тырышлыгы бик зур булды. Эшен төрле яклап башкаларга үрнәк итеп куярдай Зөлфәт Равилевич бу юлы да иң беренче булып шушы хезмәтне оештыруы белән олы ихтирамга лаек. Моңа кадәр дә янгыннар чыккан чакта ярдәмгә ашыга иде авыл башлыгы, җирлектәге техника да ничә тапкырлар ярдәмгә чыкты микән?! Инде ДПО оешкач, штаттагы хезмәткәрләр янгын сүндерүгә ирекле янгынчылар буларак чыгачаклар. ДПОны оештыруда Әгерҗе янгын бүлеге, Яр Чаллы филиалы, Татарстан региональ бүлегенең дә ярдәме зур булды. Аның төп бурычы - халык арасында профилатик эш алып бару. Тормыш булгач, янгыннарга да чыгарга туры килми калмас. Инде мондый вакытларда сездән тиз арада әзерлек һәм һөнәри осталык таләп ителә. Ни кызганыч, янгын сүндерүчеләр ничек кенә тиз килеп җитмәсен, ут үз зыянын салырга өлгерә шул. Әнә, Рус Шаршадасында моның ачык мисалын күрдек бүген", - диде Фәрит
Кичкетаңның ирекле янгын сүндерү сагы авыл җирлегенең элеккеге гаражында урнашкан. Гаражны янгын сүндерүчеләргә тиешле хезмәт шартлары булырлык итеп җиһазландырганнар. Биредә җылы, чиста. Штаттагы 6 кеше тәүлек буе чиратлашып кизү торачак. Янгын сүндерүчеләрнең һәркайсы махсус курсларда укып кайткан, көтелмәгән хәлләрдән страховкаланган. ДПОның ике автоцистернасы, ике цистерна, тракторы бар. Телефоны - 38290. "Тагын бер янгын сүндерү машинасы белән тәэмин итү турында уйлашырга кирәк", - дигән фикерен җиткерде Фәрит Габбасов.
Россиядә ирекле янгын сүндерүчеләр инде революциягә кадәрле үк булган. Тик вакыт узу белән алар юкка чыккан. Ирекле янгын сүндерү сагының кирәклеген аңлап, узган елның маенда "Ирекле янгын сагы" турында федераль закон кабул ителде. Шуның үрнәгендә августта Татарстанда да "Ирекле янгын сагы булдыру" турындагы Закон үз көченә керде. Бүгенге көндә Татарстанда 600дән артык ДПО бар. Ә менә безнең районда Кичкетаң ДПОсы - әлегә беренче карлыгач.
"Бүген без бергәләп халык өчен бик тә кирәкле эш башкарабыз. Якын-тирәдәге авылларга хезмәт күрсәтү дә сезнең җаваплылыкта булачак. Мин ышанам: сез сынатмассыз", - диде Алик Нәҗметдинов. Якын киләчәктә шундый ук ДПОны Кадрәк авыл җирлегендә дә булдыру планлаштырыла. "Бу эшне тизләтергә кирәк. Чөнки бу җирлек тә янгын сүндерү бүлекләреннән ерак урнашкан", - дигән фикер яңгырады чарада.
Кичкетаң ДПОсын ачканда, янгын сүндерүчеләр исеменә "җиңсәләрегез һәрвакыт коры булсын" дигән теләк тә җиткерелгән иде. Тик янгын сүндерүчеләргә шул төнне үк җиңсәләрен чылатырга туры килде. Кичкетаңда төнлә бер шәхси йортта янгын чыгып, шунда ярдәмгә ашыктылар алар. "Тирсәдән дә бер янгын сүндерү машинасы килде. Безнең егетләребез дә сынатмадылар", - ди Зөлфәт Равилевич.
Менә шулай, бер тәүлек эчендә булган ике янгын мондый янгын сүндерү сагын булдыруның никадәр мөһим эш икәнлеген кат-кат раслады. Инде ирекле янгын сүндерүчеләргә теләк бер: ут үз иминлегегезгә, сәламәтлегегезгә зыян салмасын, берүк.
Дания АБЗАЛИЕВА.
-
25 апрель 2018 - 16:24Әгерҗе укучылары да мульфильм төшерергә ярдәм итәләр “Век Татарстана – 2“ мәгариф проекты Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешуның 100 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан күләмендә бик мавыктыргыч чара уздырды.
-
25 апрель 2018 - 11:50Әгерҗе мәдрәсәсендә – чыгарылыш кичәсе Быел Әгерҗе мәдрәсәсен тугыз шәкерт тәмамлый. Уку елы тәмамлану уңаеннан алар мәдрәсәгә чыгарылыш кичәсенә җыелдылар.
-
25 апрель 2018 - 09:26Бүген Кадыбашның хөрмәтле хезмәт ветераны олуг юбилеен каршы алды Алар – Кадыбашның иң хөрмәтле парларының берсе. “52 ел бергә гомер итү дәверендә өйдә табак-савыт шалтыраса да, урамга чыгып сөйләмәдек, бер-беребезне ихтирам итеп яшәдек. Ил-көнгә лаеклы балалар үстердек. Хәзер онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп яшибез, – диләр Кадыбаштан Мәрзия–Локман ЗАКИРОВлар.
-
25 апрель 2018 - 07:56“Мәдәни салават күпере“ фестиваленең гала-концерты була Район иҗат коллективлары арасында узган “Мәдәни салават күпере“ смотр-бәйгесенең быелгы гала-концерты “Безнең шәһәр – безнең бәйрәм“ дип атала.
-
24 апрель 2018 - 16:29Кадыбаш китапханәсенә район китапханәчеләре җыелды Бүген Кадыбаш авыл китапханәсендә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының “Балалар һәм яшүсмерләрдә милли мәдәниятләрне үстерү, саклау һәм толлерантлык тәрбияләүдә китапханәләрнең роле” дигән темага семинар-киңәшмәсе узды.
-
24 апрель 2018 - 13:48Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды Россиядә иң масштаблылардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак.
-
24 апрель 2018 - 13:44Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы Тукай туган көнгә багышлап бәйрәм уздырды Бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткәндә Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны кунакка җыйды.
-
24 апрель 2018 - 11:33Хезмәтләрен хөрмәтләп Район Советының XXVII утырышында бер төркем хезмәт алдынгылары төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә лаек булдылар.
-
24 апрель 2018 - 10:27Тимер юл хастаханәсе ябылмый Локомотив депосының Кызыл почмагында лаеклы ялдагы тимерьюлчыларның җыелышы узды. Анда күтәрелгән төп тема медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы булды.
-
24 апрель 2018 - 08:38Әгерҗелеләр “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар Әгерҗе яшьләре Россия күләмендә уздырылучы “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар.
-
24 апрель 2018 - 08:01“Мир-Строй“ Кубогы Ижауга китте Боз сараенда “Мир-Строй“ төзелеш ширкәте Кубогы өчен барган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“, Менделеев, Ижау һәм Удмуртиянең Каменное Завьялово бистәсеннән килгән яшь хоккейчылар очрашты.
-
23 апрель 2018 - 16:43Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
23 апрель 2018 - 14:41Урманнарда учак һәм чүп яндыру тыела 15 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус көчәйтелгән режим кертелде.
-
1 февраль 2018 - 12:48АПРЕЛЬ АЕНА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ Көн саныИртән-ге намазКояш чыгаЗәүвәлИкен-де нама-зыАхшам намазыЯстү намазыҺиҗ-ри буен-ча104:1506:2011:4015:0217:0018:4412Җөмәдәл-ахыр204:1306:1811:4015:0417:03...
-
27 гыйнвар 2017 - 12:45Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.
-
13 октябрь 2016 - 08:20
-
23 апрель 2018 - 11:30Әгерҗедә бөек язучы исемен йөртүче урамда узган бәйрәм хөрмәтләүләргә бай булды Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.
-
22 апрель 2018 - 12:05Көчек мәктәбе укытучысы алтын юбилеен бәйрәм итә Милләтебезнең күренекле мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхретдинов: «Бу дөньяда укытучы һөнәреннән дә өстен һөнәр юктыр», – дип язып калдырган. Чыннан да, нинди генә заманалар булмасын, укытучыга карата укучылары күңелендә яшәгән зур ихтирам һәм ихлас рәхмәт хисләре гомерлек.
-
24 апрель 2018 - 13:44Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы Тукай туган көнгә багышлап бәйрәм уздырды Бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткәндә Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны кунакка җыйды.
-
24 апрель 2018 - 10:27Тимер юл хастаханәсе ябылмый Локомотив депосының Кызыл почмагында лаеклы ялдагы тимерьюлчыларның җыелышы узды. Анда күтәрелгән төп тема медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы булды.
-
24 апрель 2018 - 16:29Кадыбаш китапханәсенә район китапханәчеләре җыелды Бүген Кадыбаш авыл китапханәсендә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының “Балалар һәм яшүсмерләрдә милли мәдәниятләрне үстерү, саклау һәм толлерантлык тәрбияләүдә китапханәләрнең роле” дигән темага семинар-киңәшмәсе узды.
-
24 апрель 2018 - 11:33Хезмәтләрен хөрмәтләп Район Советының XXVII утырышында бер төркем хезмәт алдынгылары төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә лаек булдылар.
-
22 апрель 2018 - 13:44Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗе бассейнында буыннар ярышы була 9 Май алдыннан “Олимп“ спорт комплексы “Җиңү бәйрәменә багышлап бассейнда өч буын йөзә“ дигән чара уздыра.
-
22 апрель 2018 - 09:36Алдагы атнада авылларда вакытлыча утны өзәләр Сишәмбе, чәршәмбе берничә авылда вакытлыча утны өзәләр.