Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Алар Рәсәйдә танылды

Узган ел Россия Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Халыкара сыйфат һәм маркетинг академиясе беренче тапкыр "Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе" конкурсы оештырган иде. Әлеге зур бәйгедә шәһәребезнең 2нче урта мәктәбе дә катнашты һәм лауреат исемен яулады. Россиянең танылган академиклары, фән докторлары, профессорлары катнашындагы жюриның бу мәктәпне сайлап алуы очраклы гына түгел....

Узган ел Россия Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Халыкара сыйфат һәм маркетинг академиясе беренче тапкыр "Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе" конкурсы оештырган иде. Әлеге зур бәйгедә шәһәребезнең 2нче урта мәктәбе дә катнашты һәм лауреат исемен яулады.
Россиянең танылган академиклары, фән докторлары, профессорлары катнашындагы жюриның бу мәктәпне сайлап алуы очраклы гына түгел.
2нче шәһәр мәктәбе элек-электән районда иң дәрәҗәле уку йорты саналды. Татарстанның Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков, Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тотучы Татарстан идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев һәм башка бик күп танылган шәхесләрне тәрбияләп чыгарган бу мәктәп - элекке матур традицияләрен дәвам итеп, мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны тормышка ашырып, заман белән бергә атлап, киләчәкне күздә тотып эшләүче мактаулы коллектив. Бишенче ел инде кадетлар тәрбияләүче мәктәпнең укыту-тәрбия эшендәге уңышлары бихисап: район һәм республика олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүләр, район һәм шәһәр күләмендәге чараларда актив катнашулар - болар барысы да иҗади эзләнеп эшләүче тынгысыз педагогик коллективның хезмәт җимешләре. Узган уку елында биш укучының мәктәпне медальгә тәмамлавы да - шуның ачык бер мисалы.
Мәгариф эшчәнлегендә аеруча яхшы нәтиҗәләргә һәм уңышларга ирешеп, "Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кергән бу мәктәп алтын медальгә һәм Дипломга лаек булды. Мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин "2013 ел директоры" дигән мактаулы билге белән бүләкләнде. Әлеге олы бүләкләрне район хакимиятендәге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәктәп директорына район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев тапшырды. Район башлыгы Валерий Макаров та мәктәп коллективына котлауларын җиткерә һәм киләчәктә дә бу мактаулы исемгә лаек булып эшләүләрен тели.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев