Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Аларның девизы – “ЗАКОН. ТИГЕЗЛЕК. ДӨРЕСЛЕК“

Бүген, 27 апрельдә, Әгерҗегә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел һәм матбугат хезмәте житәкчесе Айсылу Гомәрова килделәр. Павел Козелга район башкарма комитеты муниципаль заказ секторы белгечләренең һәм муниципаль сатып алулар буенча заказчикларның сораулары аеруча күп булды. Павел Козел муниципаль заказ буенча азык-төлек, башка төрле продукция...

Бүген, 27 апрельдә, Әгерҗегә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел һәм матбугат хезмәте житәкчесе Айсылу Гомәрова килделәр.
Павел Козелга район башкарма комитеты муниципаль заказ секторы белгечләренең һәм муниципаль сатып алулар буенча заказчикларның сораулары аеруча күп булды. Павел Козел муниципаль заказ буенча азык-төлек, башка төрле продукция сатып алу процессы вакытында килеп чыга торган катлаулы хәлләр буенча һәр сорауга гади, аңлаешлы итеп җавап бирде.
Идарәнең матбугат үзәге җитәкчесе исә 2нче шәһәр мәктәбендә 11 сыйныф укучыларына монополиягә каршы хезмәтнең власть органнарын, муниципаль заказны, рекламаны һәм намуссыз конкуренцияне күзәтү һәм контрольлек итү буенча башкара торган эшләре турында сөйләде. Укучыларга кайбер намуссыз реклама бирүчеләрнең кармакларына эләкмәс өчен аеруча игътибарлы булырга кирәклеген җентекләп аңлатты.
- Реклама теге яки бу товар, хезмәт күрсәтү турында фәкать дөрес мәгълумат бирергә, халыкны аеруча җәлеп итә торган реклама халыкның башын бутамаска тиеш. Әгәр реклама бирүче мондый юлга бара икән, аңа закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Моның өчен штрафлар да шактый зур, - диде Айсылу Гомәрова.
ТР буенча монополиягә каршы хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары соңыннан район башлыгы Валерий Макаров белән дә очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев