Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Алдана күрмәгез, Әгерҗе өлкәннәре

Өлкәннәр декадасы барышында әле бер шәһәрдә, әле икенчесендә мошенниклар тәмле телләре белән беркатлы, тиз ышанучан өлкәннәрне төп башына утыртып йөриләр. Шуңа күрә хөрмәтле өлкәннәребезгә мөрәҗәгать итеп, зинһар, сак булыгыз дибез. Гадәттә, Өлкәннәр декадасында пенсионерларның ишеген социаль хезмәткәр яисә Пенсия фондыннан дип ачтыралар да сандугач урынына сайрыйлар. Янәсе без сезгә шушы...

Өлкәннәр декадасы барышында әле бер шәһәрдә, әле икенчесендә мошенниклар тәмле телләре белән беркатлы, тиз ышанучан өлкәннәрне төп башына утыртып йөриләр. Шуңа күрә хөрмәтле өлкәннәребезгә мөрәҗәгать итеп, зинһар, сак булыгыз дибез.

Гадәттә, Өлкәннәр декадасында пенсионерларның ишеген социаль хезмәткәр яисә Пенсия фондыннан дип ачтыралар да сандугач урынына сайрыйлар. Янәсе без сезгә шушы декада барышында гына арзанлы товар алып килдек. Бәясе кибеттә фәлән тәңкәгә артык. Телләре телгә йокмый. БЕРҮК, ЫШАНА КҮРМӘГЕЗ! Пенсия фонды һәм социаль яклау идарәләре бернинди товар сату белән шөгыльләнми.

Телефоннан улыгыз йә оныгыгыз авыр хәлгә юлыкты, аны коткару өчен акча кирәк дигән хәбәрләргә дә ышанмагыз. Мондый шалтыраудан, әлбәттә, олы кеше каушап, куркып кала. Якын кешесенә ярдәм итү өчен банк картасы номерын әйтергә дә, банкка барып акча күчерергә дә, үлемтеккә дип җыйган акчасын чыгарып салырга да мөмкин. МОНДЫЙ ХӘБӘРГӘ ЫШАНА КҮРМӘГЕЗ! Әлеге шалтыратуның дөреслеген тикшерү өчен тиз арада якыныгызның йә башка туганыгызның телефонына шалтыратыгыз.

Соңгы вакытларда кесә телефоныннан сез лотереяга фәлән-төгән оттыгыз, моның өчен күпмедер акча салырга кирәк дигән СМС хәбәрләр дә бик еш килеп тора. Әгәр бу бәйгедә катнашкан булсагыз да, иң элек бәйгене оештыручыларга шалтыратып сорагыз. Ә инде бәйгедә катнашмаган булсагыз, берничек тә кыйммәтле бүләк ота алмыйсыз. БЕРҮК, ЫШАНА КҮРМӘГЕЗ!

Банк карточкасына "Ваша карта заблокирована" дигән хәбәр дә килергә мөмкин. Аннан сезгә карточкагызны ничек көйләргә өйрәтеп шалтыратачаклар һәм яңа пароль әйтәчәкләр. Әгәр сез шунда ук бу парольне кертсәгез, карточкадагы акчагыздан коры калачаксыз. Иң элек банкның сервис хезмәте телефонына шалтыратып бу хәбәрнең дөреслеген ачыклагыз. Ә ул телефон номеры банк карточкасына язылган. Банк бүлекчәсе якын булса, анда барып ачыклый аласыз. Ә телефоннан килгән хәбәргә ышанып, банк карточкасын заблокировать итәргә ашыкмагыз. Акчагыздан җилләр исәчәк.

Хөрмәтле өлкәннәребез, мошенниклар капканына эләгә күрмәгез. Теге йә бу хезмәт вәкилләре дип килсәләр дә, ишек ачып, түр башына уздырырга ашыкмагыз. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр йә социаль хезмәткәрләр дип таныштырсалар, таныклыкларын күрсәтүләрен сорагыз. Урыслар юкка гына "доверяй, но проверяй" димиләр бит.

Әгәр алдануыгызны сизсәгез, акчагыздан колак каксагыз, шунда ук полиция бүлегенә 02 телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев