Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Альфред Вәлиев: Бервакытта да җиңел юл эзләмәдем

"Нәрсәгә тотынсам да, ул эшне ахырына җиткерми туктый белмим.."

“Мин тормышта бервакытта да җиңел юл эзләмәдем. Нәрсәгә тотынсам да, ул эшне ахырына җиткерми туктый белмим”, – ди 21 елга якын гомерен Әгерҗе районы сәламәтлек саклау системасына багышлаган табиб Альфред ВӘЛИЕВ.

Тумышы белән Әлнәштән ул. Ижау медицина институтын тәмамлагач, башта  Можгада интернатура уза, аннан ярты ел неврологка укый һәм хезмәт юлын әлеге белгечлек буенча Әлнәш район үзәк хастаханәсендә башлый.

– Балалар неврологы да булдым, зурларныкы да. Хастаханәдә дә, поликлиникада да эшләдем. Кирәк чакта хәрби комиссариатка да чакырып алалар иде. Авырулар янына өйгә дә еш барырга туры килде. Озын сүзнең кыскасы, бу хастаханә минем өчен чын тәҗрибә туплау мәктәбе булды, – дип сөйли.

Хезмәттә генә түгел, тормыш өлкәсендә дә зур тәҗрибә туплый ул әти-әнисе йортында яшәгән елларда.

– Үз йортыбыз белән яшәгәч, хуҗалык эшләрен дә алып барырга, бакчада да эшләргә туры килде. Әти янында  гаражда кайнашырга да яраттым. Аның төрледән-төрле эш кораллары, станоклары бар иде. Алардан  бик теләп файдаландым. Хәзер машинаның төзелешен яхшы белүем дә шул заманнардан бирле киләдер. Шулай берсендә әти белән бергәләп машинабызны бөтенләй сүтеп бетердек. Аннан китаптан укыйукый җыйдык. “Сәгать кебек” эшли башлады. Шуннан соң бер генә техниканы да читкә алып барганыбыз булмады, гел үзебез ремонтладык, – дип дәвам итә.

Боларның барысы да төгәллек, сабырлык, тырышлык кебек сыйфатларның формалашуына да йогынты ясамый калмагандыр. Ә алар табиб өчен бик тә кирәкле.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев