Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Алия Арслановага атап бәет язганнар

Журналист ковидтан вафат булды

Алия Яңа ел алдыннан хастаханәгә ята, бер атнадан реанимациягә эләгә. Аңа исәнлек теләп, җәмәгать намазлары да уздырганнар.

Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Чулпан бистәсендә яшәүче Сәрия Әбдерәхимова (Гафиятуллина) мәрхүмә Алия Арслановага багышлап бәет чыгарган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Озак авырудан соң, 12 февральгә каршы төндә Самарадагы «Бердәмлек» газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкәнең «Туган тел» татар җәмгыятендә Шура әгъзасы Алия Арсланова ковидтан вафат булган, дип язган идек.

Алия Арсланова бәете

Матур шимбә көнендә

Керәм инде гүрләргә,

Якыннарым, җыелгансыз,

Елап мине җирләргә.

Сизеп ятам барыгызны,

Күзегезгә яшь тулган,

Лилиянең күп елаудан

Йөзе бөтенләй сулган.

Үземнең дә җаным елый,

Килми гүргә керәсем.

Тик күрәчәк дигән нәрсә

Бар икән шул, күрәсең.

Бик тә әрним, кызым-улым,

Сезне калдырып китәм…

Миннән ишетмәссез инде:

«Бәбкәм», — сүзен сез бүтән.

Әтиегез сезнең өчен

Булыр әни дә инде.

Эх, нигә соң безнең учак

Янып торганда сүнде?..

Яшәргә дә өлгермәдем,

Гомерем кыска булды.

Син, әнием, бик елама,

Саклый күр син үзеңне.

Минем ике җимешемне

Ташлый күрмәгез инде…

Мәчетләргә кергән чакта

Берүк хәер бирегез,

Китәм инде мәңгелеккә,

Бәхил булып калыгыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев