Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Алия һәм Фәнис Арслановлар "Болгар радиосы" уздырган бәйгедә җиңгән

Котлыйбыз! Бәхетле булыгыз!

"Болгар радиосы" уздырган "Иң романтик фото" бәйгесендә Алия һәм Фәнис Арслановлар гаиләсе җиңде! Девятернялеләр 261 тавыш җыйган.

Узган елның июлендә Фәнис Арсланов 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул хакта болай дип язган идек, кабатлап бирәбез:

Девятерня Мәдәният йортында утыз ел эшләү дәверендә ул 20гә якын иҗат түгәрәге оештыра, 150ләп шигырьгә көй яза, “Тугызбуй“ төркеме белән авыл-шәһәрләрне иңли. 

Илле яшьлек юбилеен, мәдәният тармагында эшли башлавының утыз еллыгын, әнә шулай, бер кочак хезмәт уңышлары белән каршы алды Фәнис АРСЛАНОВ. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Иң яхшы җитәкче“ исемнәре бар аның. Ул җитәкли торган Мәдәният йорты республикада “Иң яхшы учреждение“ исемен яулады. Төрле бәйгеләрдә беренчелекне алган Дипломнары да берничә дистә аның. “Бу минем генә уңышларым түгел. Коллективыбыз, үзешчән артистларыбыз һәм гаиләм – төп терәгем“, – ди Фәнис. 

Нәселләре җырчы-гармунчылар Арслановларның. Ерак бабалары Арслан турында бик моңлы, көчле тавышлы җырчы дигән сүзләр буыннан-буынга күчеп килә. Фәниснең бабасы да бик сәләтле булган. Ә әтисе Фазыл өздереп тальянда уйнаган. Гаиләдә үскән ике малай Фәнил белән Фәнис тә – нәкъ менә әтиләре төсле гармунчы, бабалары кебек җырчылар. 

–    Әтинең тальянда уйнарга өйрәткәне әле дә истә. Иң беренче “шыгырдаткан“ көем “суда, суда, суда йөзаласыңмы“ иде. Миңа ул чакта 10-12 яшьләр тирәсе булгандыр, – ди Фәнис үткәннәрне искә алып. – Бала вакыт бит. Гармун тартып утырасы килмәгәнне хәтерлим. Шуннан абыем бик каты сабак укытты миңа. Һәм ул гомерлеккә булды.
Абыйсына бик тә рәхмәтле Фәнис. 
–    Әгәр ул чакта Фәнил абыем гармунны кабат кулга алдырмаса, минем гомерем мәдәният белән бәйле дә булмас, кешеләргә рухи азык бүләк тә итә алмаган булыр идем, – ди ул. 

Армиядә дә гармунчы Фәнисне күтәреп кенә йөртәләр. 1988-1990 елларда хәрби хезмәт бурычын Иркутск өлкәсендә үти. Шунда баянда уйнап солдатларны шаккаттыра. Хәтта бер егет ялга кайткач Белоруссиядән Фәнискә дип баян алып килә. 
–    Мине ротадан ротага йөрттеләр ул чакта. Яшьтиләрнең дәртләнә-дәртләнә биегән, җырлаган мизгелләре – ничә еллар узса да күз алдында, – ди Фәнис.
Авылда да бик сөенеп каршы алалар солдат егетне. Ул хәрби бурычын үтәгәндә үк авыл җитәкчеләре читтән торып аны Мәдәният йортына мөдир итеп билгеләп куйган булалар инде. 

Әнә шулай, колхоз председателе Әхәт Камалиев, авыл Советы рәисе Минегаян Әхмәтов хәер-фатихасы белән Фәнис җитәкчелек дилбегәсен үз кулларына ала. Яшьлек дәрте ташып торган, яңа идеяләр белән янган егет, талантлы авыл яшьләрен туплап, “Яшьләр“ төркемен оештырып җибәрә. Аннан ул “Иҗат“ булып китә. Девятернядагы, Нараттагы күп кенә егет-кызларга сәхнәгә юл ача әлеге төркем. Шулай да иң популяры “Тугызбуй“ төркеме була. Һәр елны яңа программа төзеп Әгерҗе районы авылларын иңлиләр, Удмуртиянең дистәләгән шәһәр-авылларына баралар сәләтле егет-кызлар. “Тугызбуй“ 2000нче елларда районда бердәнбер популяр төркем иде. Девятерняның сәләтле яшьләре катнашында һәр елны Сабан туйлары узды, алар бәйрәм-кичәләрне бизәделәр, дискотекалар оештырдылар. Рафилә Рәсүлева, апалы-энеле Эльмира, Ленар Әхмәтҗановлар, Раушания Фәхриева, Айсинә Фазлыева, Гөлфинә Симакова, Тимур, Эльвира, Рамил Айдаровлар, Флүр–Рәйсә Фәрраховларның, Фәниснең җәмәгате Алиянең һәм башкаларның яшьлеге нәкъ менә “Тугызбуй“ белән бәйле. 

–    Ул вакытта, кем әйтмешли, кан кайнап торган чак бит. Җыр текстлары эзлим, көй язам. Аларга Красный бор клубы мөдире Илсур Сабирҗанов белән бергә аранжировка ясыйбыз. Аннан җырчы кызлар белән өйрәнәбез. Биючеләр, сүз осталары яңа чыгышлар әзерлиләр. Шул рәвешле, яшьләр тавышыннан клуб төннәр буе кайнап тора иде, – дип искә ала Фәнис. 
“Тугызбуй“, әнә шулай, 15 ел халыкка рухи азык бүләк итә. 

Шушы еллар эчендә Фәнис Арсланов җитәкчелегендә Мәдәният йортында егермегә якын түгәрәккә нигез салына. “Картаямыни соң йөрәк“ үзешчән театры халык исемен алуга ирешә. “Идел йорт“ республика фестивалендә “Сүнгән йолдызлар“ спектакле белән катнашып лауреат булалар. Фәнис үзе әлеге әсәрдә ике төп роль – Исмәгыйль белән Надир мәхдүмне уйный. Бу спектакльне кайда гына куйсалар да, тамашачы бик җылы кабул итә. “Көлке шоу“ юмор театры да тиз арада популярлык яулый. Юмористик әсәрләрне сәхнәгә куючы, актерлар сайлаучы да Фәнис үзе. 

–    Шушы урында һәр үзешчән артистыбызга тирән рәхмәтемне белдерәм. Ветераннарыбыз Рәйсә Арсланова, Гөлсинә Ситдыйкова, Рима Ахунҗанованың сәхнәдә икенче яшьлекләрен кичерүләренә сөенәм. Өлкән артистыбыз Галия апа Фәтхетдинованы бик сагынып искә алабыз, – ди Фәнис. 

Авыл балаларын гармун телләрен тартырга да өйрәтә Фәнис. Өлкән гармунчыларны  җыеп ансамбль дә булдырганнар алар. 

Соңгы еллар эчендә генә Девятерня Мәдәният йорты хезмәткәрләре, берничә бәйгедә катнашып, грант оту бәхетенә ирешкәннәр. “Лукойл“ компаниясе оештырганына 2017 елда авыл уртасында спорт һәм уен мәйданчыгы барлыкка килә. 
–    Әлеге парк – балаларның, яшь әниләрнең иң яраткан урыны. Ул төзелгәннән бирле җәй көне бәйрәмнәрне дә биредә уздырабыз, – ди Фәнис. 

“Гармун моңы“ проектында яуланган акчага бильярд һәм теннис өстәле алганнар. Төп бүләк – гармуннарда яшүсмерләр уйнарга өйрәнә, дип сөенә җитәкче. 

Мәдәният йорты алдындагы Тукай әкиятләренә багышланган мәйданчык та грант акчасына тулылана. Биредә Апуш, Былтыр, Су анасы сыннары бар инде. Быел әле алар тагын бер бәйгедә катнашалар. Җиңгән очракта аның акчасы чишмә төзекләндерүгә китәчәк, ди Фәнис. 
  Җитәкченең тагын бер зур уңышы – 2017 елда “Аяусыз язмыш“ исемле кино төшерүе. 
–    Бу сугыш һәм аннан соңгы елларда авыр тормышта яшәгән авыл кешеләре язмышын чагылдырган ике серияле кино. Аны 50 меңнән артык кеше карады инде. Авылдашлар, читтә яшәүче якташлар, райондашлардан күпме рәхмәт сүзләре ишеттек, – ди Фәнис.  

Фәнис Арсланов башкарган эшләр, игелекле гамәлләрне санасаң, күпме булыр иде икән?! Авылдашы Камил Бакиров белән Девятерня янындагы мари зиратын тәртипкә китерү, авыл тарихы музеен булдыру белән янып йөрү (хәзер әлеге музейда йөзгә якын экспонат бар), хәйрия концертларында чыгыш ясау һәм башкалар. 
Аның 150гә якын җыры бар. “Җырлап яшик“ исемле җырлар китабы дөнья күрде. 

Фәнис “мин – табигать баласы“, дип әйтергә ярата. Ул урманга җиләккә йөри, балык тота. Җәмәгате Алия, кызлары Таңсылу, Назлыгөл белән сәяхәт итмәгән шәһәрләре дә сирәк. Фәниснең тагын бер күркәм сыйфаты – әти-әнине хөрмәтләү. Фазыл абый, Рәкыя апа белән күп еллар бергә яшәп, аларны тәрбияләп соңгы юлга озаталар алар. 

–    Мин гаиләмә дә бик рәхмәтле. Җәмәгатем Алия – киңәшчем дә, олы таянычым да. Өйдә дә, сәхнәдә дә гел бергә без. Кызларыбыз да кечкенәдән иҗатка тартылып үстеләр. Таңсылу һәр концерт-бәйрәмне видеога төшереп монтажлый. Быел 9 сыйныфны тәмамлаган Назлыгөл дә минем юлдан китәргә җыена. Алабуга мәдәни-агарту көллиятенә укырга керде, – ди Фәнис. 
Димәк, әле алда җырлы-моңлы, яңа идеяләргә бай озын юллар көтә Арслановларны. Нәкъ Фәниснең бер җырындагыча:
Без бит бергә, шул куаныч:
Без бергә һаман!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев