Алмалар өлгерде. Алмадан кайнатма, желе әзерлибез
Алманың кабыгын әрчеп үзәген алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калынлыгында аркылыга турыйлар. Тураган алма каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салынган кайнар суда тоталар. Аннары алманы кайнап торган әзер сиропта акрын гына кайнаталар. Алмага кадәр сиропка бармак киңлегендә туралган чия яфрагы салырга мөмкин. 5-6...
Кирәк:
3,5 кг алма;
1,5 л су;
2,400 г чамасы шикәр комы (1 л сутка 1,200 г шикәр).
Эш барышы:
Алмаларны юып, берничә кисәккә бүләбез һәм өстенә су коеп, талгын утта 2 сәгать пешерәбез. Әледән-әле болгаткалап алабыз. Пешкән алманы ике катлы марляга салып, табак өстенә элеп куябыз. Кул белән сыгарга кирәкми! Алмадан чама белән 2 л сут чыга. Шуңа ярты өлеш шикәр комы кушып, талгын утта 20 минут кайнатабыз. Калган шикәрне өстәп, эреп беткәнче болгатабыз. Желены уттан алып, кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Бераз суынгач, капкачын каплыйбыз. Мәтле тәм бирү өчен пешергән вакытта бер тотам бөтнек үләне (мята перечная) өстәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев