Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Алмалы“ лагеренда – тантана

    Бүген Красный бордагы "Алмалы" лагерен капиталь ремонттан соң ачу тантанасы булды. "Алмалы" лагере республика программасы кысаларында ремонтланды. Аны әлеге программага кертүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның да йогынтысы зур булды. Шуңа күрә әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлфия Когогина, район башлыгы Валерий Макаров, биредә ремонт эшләрен алып барган...

    Бүген Красный бордагы "Алмалы" лагерен капиталь ремонттан соң ачу тантанасы булды.

    "Алмалы" лагере республика программасы кысаларында ремонтланды. Аны әлеге программага кертүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның да йогынтысы зур булды. Шуңа күрә әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлфия Когогина, район башлыгы Валерий Макаров, биредә ремонт эшләрен алып барган Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге "СтройГигант" төзүчеләре исеменә рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

    Чыннан да, ремонт барышында лагерь эчке яктан да, тышкы яткан да танымаслык булып үзгәргән. Биредә шартлар да күпкә яхшырган. Район башлыгының "Лагерьда ошыймы соң, балалар?" дигән соравына балалар дәррәү булып "Әйе!" дип җавап бирделәр. Лагерьның ишегалдында спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Биредә балалар рәхәтләнеп баскетбол, футбол, волейбол уйныйлар. Бина эчендә исә теннис уйнау өчен шартлар тудырылган.

    Тантаналы өлештән соң кунаклар бина булып сәяхәт иттеләр. Валерий Макаров төзүчеләргә кимчелелкәрне күрсәтеп, аларны тиз арада бетерү бурычын куйды.

    Яңартылган лагерь июньдә беренче сменаны кабул иткән иде инде. Әлеге сменада ял иткән балалар алдагы атна башында лагерь белән саубуллашалар. Алар урынына янә 80 бала килә. Ә соңгы сменада биредә 50 спорт белән шөгыльләнүче укучылар ял итәчәк.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: