Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Алман илендә ниләр күрдем

Хәзер газета укучыны чит илләргә сәяхәт турында язып шаккатырырмын димә. Чөнки чираттагы ялларын бик күп райондашларыбыз чит илләрдә уздырырга яраталар. Ә менә Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе ХИКМӘТУЛЛИНА Германиядән эшлекле сәфәрдән кайткач, анда күргәннәре турында кызыксынмый кала алмадык. Яшьләр лидеры Энҗе Германиягә сәфәреннән алган тәэсирләрен бүген газета укучыларыбыз...

Хәзер газета укучыны чит илләргә сәяхәт турында язып шаккатырырмын димә. Чөнки чираттагы ялларын бик күп райондашларыбыз чит илләрдә уздырырга яраталар. Ә менә Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе ХИКМӘТУЛЛИНА Германиядән эшлекле сәфәрдән кайткач, анда күргәннәре турында кызыксынмый кала алмадык.

Яшьләр лидеры Энҗе Германиягә сәфәреннән алган тәэсирләрен бүген газета укучыларыбыз белән дә уртаклаша.
- Немецларның бик төгәл, һәр эштә тәртип яратуы белән башка халыклардан аерылып торуы турында ишеткәнем бар иде. Германиягә бер атналык эшлекле сәфәр вакытында мин моның шулай икәнлеген үз күзләрем белән күрдем.
Мюнхенга килеп төшү белән сигез кешелек Татарстан делегациясен Германиягә Россиядән күчеп килгән яшьләрне берләштерүче "Юность" берлеге егет-кызлары каршы алдылар. Сәфәр барышында алар безнең тәрҗемәчеләр дә булдылар. Германиядә кайсы гына шәһәр, авылга барып чыкма, Рәсәй кешесенең күзенә иң беренче андагы чисталык, тәртип, пөхтәлек, халкының гадилеге, уңайлы итеп гади генә киенү рәвеше күзгә ташлана. Шәһәр читендәге яки авылдагы кечкенә генә урамга килеп чыксаң да юлда, тротуарда бер тәмәке төпчеге дә күрмәссең. Анда, гомумән, пычрак юлның, Рәсәй авылларындагы кебек көзен-язын баткак урамнарда кирза итек киеп йөрүнең, машиналар батып ятуның ни икәнен күз алдына да китермиләрдер. 20-30 гына хуҗалыклы авылда да бөтен җирдә асфальт юл. Юл кырыйлары чәчәкләргә күмелгән, төрле формаларда матур итеп киселгән декоратив куаклар бизәп тора. Ә юлларда, хәтта зур шәһәр урамнарында да машиналар агымы бездәге кебек түгел. Немецлар эшкә, укуга, гадәттә, велосипедта йөриләр. Кайда туктыйлар, шунда велосипедларын куеп кереп китәләр. "Иртәдән кичкә кадәр торса да велосипедка кагылучы юк бездә", дип шаккатырдылар. Гомумән, бу халыкта караклык, урлашу дигән төшенчә юктыр. Җәмәгать транспортында кондуктор да, ревизор да юк. Хәтта җәмәгать бәдрәфендә дә ишек төбендә беркем акча җыеп тормый. Һәркем акчасын шундагы савытка салып чыгып китә. Урамнарында да эчә торган төрле сулар, туңдырмалар - сатучысыз. Акчаңны саласың да үзеңә кирәген сайлап аласың. Рәсәйдән килгән һәркем бу күренешләргә исе китеп, бездәге белән чагыштырып йөридер. Менә шуларны күргәч, Рәсәй халкына немецлар дәрәҗәсенә җитү өчен, ай-һай, әле бик күп тырышырга кирәклегенә инанасың. Үз-үзебезне тотышыбыз да, культура дәрәҗәбез дә түбән, бик түбән икән шул әле.
Германиядә авыллар зур түгел. Кечкенә генә авылда да гел ике-өч катлы йортлар. Алар бездәге кебек биек койма белән әйләндереп алынмаган. Тәбәнәк кенә коймалар артында чәчәкләргә күмелеп утыручы хуҗалык - һәркемнең күз алдында. Хәтта фермер хуҗалыкларындагы терлекчелек биналары тирәсендә дә газон үләне үсә. Мөгезле эре терлек биналарындагы чисталыкка исең китәр, бернинди ис юк. Бөтен эш автоматлаштырылган, кнопкага гына басып торалар. Фермер хуҗалыгында 200-300әр баш мал асрыйлар. Эшкә чит кешеләрне яллау юк. Гадәттә, яшь гаилә үзе, әби-бабайлары ярдәме белән шундый зур гына хуҗалыкны алып баралар. Балалары фермерлык эшенә кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Әти-әниләренең эшен дәвам итү өчен аларга авыл хуҗалыгы колледжында бюджет хисабына уку мөмкинлеге бар. Бу уку йортында, гадәттә, фермер балалары укый, диделәр. Шул ук вакытта үзенең фермер хуҗалыгын булдырырга җыенган 20-30 яшьлекләр дә бу колледждга укырга керәләр икән. Биредә укучыларга практика узу өчен колледжның үз фермасы, чәчүлек җирләре, яңа технологияләр буенча эшләүче техникасы бар. Германиядә фермер хуҗалыкларына дәүләттән әллә ни ярдәм юк. Алар фәкать үз көчләренә генә таяналар. Бу уңайдан без аларга Татарстанда фермер хуҗалыкларына матди ярдәм күрсәтә торган программалар, ташламалы кредитлар турында сөйләдек.
Германия буйлап сәяхәт вакытында бер генә ташландык, чүп үләне үсеп утыручы авыл хуҗалыгы җирләре күрмәдек. "Бездә һәр аршин җир кадерле һәм ул алтын бәясенә тиң", диделәр.
Германия яшьләре белән очрашу барышында уртак проектлар турында да сөйләшү булды. Менә шуларның берсен гамәлгә ашыру өчен хәзер үк эшкә керешәбез. Балалар проекты буенча язгы каникул көннәрендә 8-17 яшьлек балаларыгызны Бавариягә бер атнага лингвистика академиясенә укырга җибәрә аласыз. Аларны биредә немец-инглиз теленә өйрәтү буенча кызыклы, файдалы чаралар көтә. Балаларыгызга шундый файдалы, кызыклы сәфәр бүләк итәсегез килсә, минем белән элемтәгә керегез, телефон: 89053700636.
Аннан соң авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләрне тагын бер кызыклы проект көтә. Аграр яшьләр берләшмәсе алар арасында һөнәри осталык конкурсы үткәрә. Анда җиңүчене Германиягә стажировкага җибәрәчәкләр.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәм, Германиягә эшлекле сәфәребез бик кызыклы булса да, туган як, Әгерҗебез, туган Барҗы-Умгам сагындырды. Җырдагыча, "үз илемдә якын миңа бәрәңге бакчасы да" яки "аерма мине кара икмәгем, сөтле чәемнән", Ходаем...
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев