Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Алмаз Хәмзин – районыбыз мәктәпләрендә

Язучы, юмор остасы, концертлар алып баручы Алмаз Хәмзин, "Казан журналы" хезмәткәре Алмаз Гыймадиев, җырчы Алия Хәмзина районыбызның сигез мәктәбендә укучылар белән очраштылар, Девәтернә Мәдәният йортында концерт куйдылар. Язмамны гайбәт түгел, гыйбрәттән башлыйсым килә. Әлеге очрашуга килгәч бер татар теле укытучысы: - 9 сыйныфта укучылар шушы көннәрдә татар теленнән бердәм дәүләт...


Язучы, юмор остасы, концертлар алып баручы Алмаз Хәмзин, "Казан журналы" хезмәткәре Алмаз Гыймадиев, җырчы Алия Хәмзина районыбызның сигез мәктәбендә укучылар белән очраштылар, Девәтернә Мәдәният йортында концерт куйдылар.
Язмамны гайбәт түгел, гыйбрәттән башлыйсым килә. Әлеге очрашуга килгәч бер татар теле укытучысы:
- 9 сыйныфта укучылар шушы көннәрдә татар теленнән бердәм дәүләт аттестациясе (ГИА) биреп карадылар. Сораулар арасында "Сезнең мәктәптә язучылар белән очрашу булганы бармы" дигәне дә бар иде. Рус сыйныфында укучы бер баланың "Безнең мәктәптә Габдулла Тукай белән очрашу булды" дигән җавабын укыгач егылып китә яздык. Бу укучыларыбызның тере язучылар белән күптәннән очрашмавы, аларны белмәүләре турында сөйли бит, - дип гаҗәпләнеп тә, аптырап та сөйләде.
Дөрес, соңгы елларда язучылар безнең районга эзләрен суыттылар шул. Моннан 7-8 ел элек ул вакыттагы "Казан утлары" журналы мөхәррире Равил Фәйзуллин җитәкчелегендә бер төркем язучылар килеп, авыллар буенча очрашулар уздырып киткәннәр иде. Авыл халкы бу очрашулардан бик канәгать булып калган иде ул чакта. Шуннан соң "тере" язучыларны күргән булмады дисәк тә ялгыш булмас.
Ә менә мәктәпләрдә язучы Алмаз Хәмзин белән очрашу булачак, ул җырлаячак та, юмор да сөйләячәк, хәтта биеп тә күрсәтәчәк дигәч, шәһәребезнең дүрт мәктәбеннән дә әлеге чарага килергә теләк белдерүчеләр күп булган. 4нче шәһәр мәктәбеннән хәтта 70 укучы алып килгән.
- Язучы белән очрашу булачак, кемнәрнең барасы килә дигәч дәррәү кул күтәрделәр укучылар. Теләк белдерүчеләрнең барысын да алып килергә тырыштык. Аннан мәктәбебездә иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә күп. Язучы Алмаз Гыймадиевның хикәяләрен яратып укыйлар. Киләчәктә алар белән иҗади элемтә дә булдырырга җыенабыз, - ди 4нче мәктәпнең татар теле укытучысы Әлфия Заһретдинова.
Алмаз Хәмзин үзе турында сөйләп, җырлап кына калмады, балаларны сәхнәгә чакырып биетте дә, җырлатты да, табышмаклар әйтеп белемнәрен дә сынады. Үзенең дә шушы укучылар яшендә булганда авылларына язучылар Гомәр Бәширов, Зәки Нуриның килүләрен искә алды.
- Алар безнең белән кул биреп исәнләштеләр. Бәлки алардан кызыгып та иҗатка тартылганмындыр. Сездә дә без искә алып сөйләрлек шундый матур тәэсирләр калдыра алсак иде, - диде ул.
"Казан утлары", "Чаян" журналларында эшләгән язучы укучыларга сораулар да бирде. Балаларның тапкыр җавапларын ишеткәч, сөенүен белдерде.
- Соңгы өч елда 300 мәктәптә укучылар белән очраштык. Һәрберсен сагынып сөйләрлек. Балаларның очкын чәчкән күзләренә карап рәхәтләнеп сөйләүләре ни тора... Аларның дәртләнеп сәхнәгә күтәрелүләре, беләме, белмиме җавап бирергә тырышулары сокландыра. Әгерҗе укучыларының да активлыгына шаккаттым. Курку, оялу дигән бернинди хис юк аларда. Татарча матур сөйләшәләр, сорауларга матур итеп җавап бирәләр, - диде Алмаз әфәнде.
Алия Хәмзина да укучылар белән бергә җырлады, аларны биетеп тә алды. "Казан утлары" журналы хезмәткәре, балалар өчен бик күп хикәяләр язган Алмаз Гыймадиев биргән сорауларга да укучылар бик тиз җавап таптылар. Ә иң тапкырларга, үткеннәргә, осталарга, әлбәттә, бүләкләр дә эләкте. "Сабантуй" журналының 1нче санын кулларына "төшергән" укучыларның йөзендә сөенеч чаткылары кабынды. Әмма залда бары бер генә укучының әлеге журналны алдыруын ишеткәч, язучылар гаҗәпләнүләрен яшермәделәр.
Очрашу бер мизгелдә узып китте. Әмма укучылар тиз генә таралышмадылар. Язучы белән истәлеккә фотога төшәләр, автограф алалар...
- Алмаз Хәмзинның җырлавын, сөйләвен телевизордан күреп белә идем. 7 сыйныфта укысам да беренче тапкыр язучылар белән очрашуда катнаштым. Миңа бик ошады. Хәтта Алмаз абыйның Илһам Шакиров булып җырлавын да ишеттем, бүләк тә оттым. Бу очрашу турында өйгә кайткач энем Ниязга, әти белән әниемә дә сөйләячәкмен, - диде 2нче мәктәптән Айгөл Дәүләтшина.
- Ә миңа Алия апа белән Алмаз абыйның җырлаулары ошады, - диде 4нче мәктәптән Алинә Ахунҗанова.
- Бу очрашуны шулкадәр зарыгып көтеп алган идек. Кызганыч, ул бер мизгелдә узып та китте. Мәктәптә 23 ел эшләп язучылар белән 2-3 тапкыр гына очрашкан булды. Алар безнең якларга ешрак килсеннәр иде. Мондый очрашулар балаларга туган телгә мәхәббәт тәрбияли, китап укырга илһам уята, - дип үз фикере белән уртаклашты 1нче гимназиянең татар теле укытучысы Әлфинә Ризванова.
Мондый җылы фикерләрне очрашулар узган башка мәктәпләрдә укучылар да әйтте.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев