Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алты кыз әнисе: «Ходай бирсә, тагын табам!»

    Олысына – 15 яшь

    Түбән Камада яшәүче Плотниковлар гаиләсендә быел алтынчы кыз бала туды. Гаилә башлыгы Вениамин – машина йөртүче, Наталья – каләмдәшебез, баш мөхәррир.

    Алты кыз әнисе белән «ВТ» хәбәрчесе дә элемтәгә чыкты. Ул исә бала табуына шулкадәр игътибар булыр дип уйлап та карамаган. Социаль челтәрләрдә хәзер аны котлап, кемнәр генә язмый икән. Төрле сорау бирүчеләр дә бар, ди. Тик әлегә Натальяның буш вакыты бик аз. Безнең сорауларга да бәбие йоклаган арада гына җавап бирә алды.

    – Мин алты балам булыр дип уйлап та караган кеше түгел. Дөрес, электән ике кыз, ике малай үстерү теләгем бар иде. Тик алты кызлы булырмын дип күз алдына китермәдем. Кыз әнисе булуның рәхәтлекләрен берни белән алыштырып булмый икән ул, – ди ул. – Ирем белән танышканда, мин мал табибы булып эшләдем, ул машина йөртә иде. Бер-беребезне бик яратып өйләнештек. Шөкер, ул ярату әле дә бар, еллар узган саен арта гына.

    Наталья һәр баласы турында яратып сөйли. Биш кызының да бер генә буш вакыты да юк икән. Төрле түгәрәкләргә йөриләр, уңышларга ирешәләр. Кызлар спорт белән шөгыльләнер өчен шәһәрнең икенче читенә үк барып йөри, ди әниләре.

    – Олысы Александрага – 15 яшь. Минем уң кулым ул. Бар эштә ярдәм итә. Бик матур итеп рәсем ясый. Күп еллар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Әлегә нинди һөнәр сайлыйсын ачыклап бетермәде. 10 яшьлек Лиза кызым биюгә йөри. Аны түгәрәккә 3 яшьтән биргән идек. Биюне бик ярата. Кышкы каникулда бер генә көн дә ял итмәде. Казанда иде. Ярышларга әзерләнделәр. Ул ял көнендә генә буш. Әле кайчак ярышлары булса, бер дә ял итми. Шөкер, зарланмыйлар. Үзләре теләгән юнәлеш булгач, бик риза булып йөриләр, – дип сөйли Наталья. – Василиса кызымны бер УЗИ малай дип күрсәтте. Дөрестән дә, ир-ат характерлы сабый туды. Кечкенәдән елауны белми. Укол ясатасы булса, беренче булып бара. Гел әтисе янында. Бөтен эшне бергә эшлиләр. Аңа – 8 яшь. Ике елдан артык дзюдо, гимнастика белән шөгыльләнә. 6 яшьлек Мирослава да спортны сайлады. Ул да гимнастикага йөри. Әле менә апасы белән бергә ярышка барган иделәр. Берсе – 1 урын, икенчесе 3 урын алып кайткан. Стефаниягә – 4 яшь. Аны да бию түгәрәгенә йөртәбез.

    Кызлар булсалар да, кайчак үзара талашу гына түгел, сугышып та алалар икән. Мондый хәл кечкенәрәк вакытта күзәтелә, ди күпбалалы әни. Үсә төшкәч, кызларны бер-берсеннән аерып алып булмый икән. Ахирәтләргә әйләнәләр.
    – Ирем – бик яхшы кеше минем. Тырыш, гаиләне кайгырта. Ышанычлы ир. Гаиләдә ярату, бер-береңне аңлау булмаса, күп итеп бала алып кайтмыйсың. Хәер, хәзер 3 бала – мода инде ул. Без исә ике тапкыр «модныйрак». Күпләр малай дип табасыңмы диләр. Шулчакта ачу килә дә инде. Баланы малай, кызга бүләргә ярамый. Ул – синең йөрәк җимешең, – ди Наталья.

    Үзе узган ел мотоцикл йөртә башлаган. 17 яшендә правага укыса да, никтер имтиханын бирмичә кала. Насыйп булгач, былтыр бу теләге тормышка аша. Февраль аенда кулдан гына мотоцикл алалар да кичләрен балаларын йоклаткач, үзе кебек кызлар белән юлда җилдерә. Май аенда исә бәбигә узганын белә. Алай да ноябрь аена кадәр мотоциклда йөри әле.

    – Ирем гаражга кертеп куймаса, туктау уемда юк иде. Юлда бөкедә утырасы юк. Эшкә 15 минут дигәндә барып җитә идем. Мотоциклга утыруым иремә ошап бетмәде, ул минем гомерем өчен борчылды. Кайгырта. Әле менә тагын бер хыялым бар – яңа мотоцикл аласым килә. Кечкенә кызымны да үземә бүләк дип кабул иттем. Исемемне дә бирдем. Дөрес, бер хәрефебез башкача. Сабыем Наталия исемен йөртәчәк, – ди Наталья. – Безнең гаилә башкалардан берние белән аерылып тормый. Өч бүлмәле фатирда яшибез. Ирем белән тату. Кызларым исә тормышыбызга ямь өсти. Миңа бик рәхәт. Ходай бирә икән, мин баладан баш тартмаячакмын!

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: