Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ана капиталы акчаларын ай саен алырга мөмкин

Гариза язарга кирәк

Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе искә төшерә. Шул ук вакытта ананың һәм гаиләдәге икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы зарур. Гаиләдә бер кешегә керем күләме регионда узган елның икенче кварталында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы ике тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда ул 20588 сум тәшкил итә.

Бер айда регионда балалар өчен узган елның икенче кварталында кабул ителгән яшәү минимум күләмендә акча түләнә. Татарстанда әлеге сумма 9719 сумга тигез.

Түләү алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә кабул ителә, электрон вариантны Пенсия фонды сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталында тапшырыла. Гариза белән бала туганнан соң өч ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Шунысы мөһим – түләү башта бер елга гына билгеләнә. Гаилә алга таба да ана капиталы исәбеннән айлык түләү алырга планлаштырган очракта кабат гариза белән мөрәҗәгать итергә кирәк була.

Гаилә түләү сорап туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итсә, түләү бала туган көннән билгеләнә. Бала туганнан соң мөрәҗәгать иткәнгә кадәр узган айлар өчен тиешле сумма ананың исәп счетына күчерелә.Гариза балага 6 ай тулганнан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткан көннән исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, узган елда балалы гаиләләргә тиешле социаль ярдәм күләме сизелерлек арттырылды. Президент Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы программасы 2026 ел ахырына кадәр озынайтылды, аның күләме артты, хәзер беренче балалары туган яисә уллыкка бала алган гаиләләр дә ана капиталы алу хокукына ия.

Президент юлламасы буенча ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел ул беренче бала өчен 17 мең сумга артты һәм 483882 сум тәшкил итте. Икенче бала өчен арту 23 мең сум тәшкил итә, беренче бала өчен сертификат алмаган гаиләләр хәзер 639432 сум акча алалар.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификаты проактив рәвештә бирелә башланды. Хәзер сертификатбала

туганнан соң автомат рәвештә рәсмиләштерелә, моның өчен ананың гариза язуы соралмый. Ана капиталы алуга хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына гражданлык һәм актларын теркәү хезмәте дәүләт реестрыннан килә.Сертификат ясалу хакында мәгълүмат Пенсия фондының мәгълүматлар системасында билгеләнә һәм ананың дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Ана капиталына электрон сертификатның кәгазьдәге сертификатка караганда өстенлекле яклары шактый: аны югалтып яисә бозып булмый, димәк, сертификатны кабат ясатуга вакыт сарыф ителми; сертификат хуҗасы андагы мәгълүматлар белән шәхси кабинетта теләсә кайсы вакытта таныша ала.

Бүгенге көндә республикада 40 меңңән артык сертификат проактив режимда бирелде, ягъни аларны сертификат алу хокукы булучылар гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә алды. Шуларның 25300е – 2020 елда, ә 15000 сертификат 2021 елның 6 аенда рәсмиләштерелгән.

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев