Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ана капиталы программасы тагын да озайтылырга мөмкин

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикеренчә, ана капиталы программасы дәвам итә алыр иде, әмма моны тормышка ашыру икътисадның торышына бәйле. 2016 елда ана капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Программа 2018 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы сертификаты 2007 елның 1 гыйнварыннан икенче иясә аннан соңгы бала алып кайткан яки...

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикеренчә, ана капиталы программасы дәвам итә алыр иде, әмма моны тормышка ашыру икътисадның торышына бәйле.

2016 елда ана капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Программа 2018 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы сертификаты 2007 елның 1 гыйнварыннан икенче иясә аннан соңгы бала алып кайткан яки тәрбиягә алган гаиләләргә бирелә.

"Соңгы елларда туучылар саны артса да, демографик кризистан без чыкмадык әле. Әлбәттә, позитив үзгәрешләр булуында ана капиталының роле зур. Кешеләр ул акчаның балаларына тотылачагын беләләр", - дигән спикер Российская газета үткәргән "Эшлекле иртәнге аш" вакытында.

Матвиенко Федерация Советының ана капиталын озайту идеясен хуплавын белдергән.

"Алга таба да яңа бюджет политикасын формалаштырганда ана капиталына акча табарга тырышырбыз", - дигән ул.

"Татар-информ".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев