Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр колагына: ана капиталын бирү озайтыла һәм күләме арта

    Россиядә Ана капиталын түләү 2018 ел азагына кадәр озайтыла. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә шул хакта күрсәтмә бирде. Ана капиталының күләмен инфляция дәрәҗәсендә арттырырга җыеналар. Әлегә ул 453 мең сум тәшкил итә. Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017-18 елларга Ана капиталының күләмен билгеләде. Шул рәвешле 2017 елда аның күләме...

    Россиядә Ана капиталын түләү 2018 ел азагына кадәр озайтыла. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә шул хакта күрсәтмә бирде.

    Ана капиталының күләмен инфляция дәрәҗәсендә арттырырга җыеналар. Әлегә ул 453 мең сум тәшкил итә. Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017-18 елларга Ана капиталының күләмен билгеләде. Шул рәвешле 2017 елда аның күләме 480 мең сумга, 2018 елда 505 мең сумга җитәчәк. Киләсе елда исә Ана капиталы суммасы артмаячак. Ул 2018 елның 31 декабренә кадәр икенче баласы туган, икенче яки аннан соңгы баланы тәрбиягә алган гаиләләргә генә биреләчәк. Әлеге акчаны ипотека, баланың укуы өчен түләү һәм пенсиянең тупланма өлеше итеп файдаланырга рөхсәт ителә. 2016 елдан исә Ана капиталы сертификатына ия булучылар аны инвалид баланың тормыштагы ихтыяҗлары өчен кирәкле әйберләр сатып алырга тота ала.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: