Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ана капиталын – инвалид баланы тернәкләндерүгә

"Соңгы вакытта Ана капиталы инвалид баланың сәламәтлеген ныгыту өчен дә бирелә дип ишеттек. Шул турыда аңлатып языгыз әле", - дип редакциягә хат юллаган газета укучыбыз соравына Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә. - Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде. Узган ел әлеге законның срогы...

"Соңгы вакытта Ана капиталы инвалид баланың сәламәтлеген ныгыту өчен дә бирелә дип ишеттек. Шул турыда аңлатып языгыз әле", - дип редакциягә хат юллаган газета укучыбыз соравына Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә.
- Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде. Узган ел әлеге законның срогы чыгуы турында борчылып безгә мөрәҗәгать итүчеләр булган иде. Сөенечле хәбәр җиткерәм: 2015 елның декабрендә Ана капиталы программасының тагын ике елга озайтылуы турында хәбәр алдык. Шулай итеп, Ана капиталын кулланырга теләүчеләрнең 2018 елның 31 декабренә кадәр вакытлары бар.
Әлегә кадәр Ана капиталын өч юнәлеш буенча кулланырга мөмкин иде: гаиләнең торак шартларын яхшырту; балаларның укуы өчен түләү; ананың булачак пенсия күләмен арттыру. Ә хәзер тагын бер мөмкинлек өстәлде. Ана капиталын куллануның яңа төре гамәлгә керде. Ул инвалид балалары булган ата-аналарга ярдәм итүгә нигезләнгән. Хәзер Ана капиталын инвалид балаларның җәмгыятькә интеграциясе һәм иҗтимагый адаптациясе өчен кулланылган товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга тоту мөмкинлеге булдырылды.
Ана капиталын инвалид балалар өчен куллануда төп шарт булып баланың Медик-социаль экспертизалар оешмасы тарафыннан эшләнгән Реабилитация һәм абилитациянең индивидуаль программасында (ИПРА) катнашуы тора. Шуңа күрә Пенсия фондына сертификатны бу ысул белән кулланырга теләгән гаиләләр башка документлар белән бергә инвалид баланың Реабилитация һәм абилитациянең индивидуаль программасын да тәкъдим итәргә тиеш. Шулай ук инвалид бала өчен бу программа буенча алынган товарлар һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү документлары белән бергә Ана капиталы хуҗасының счет реквизитлары да кирәк. Ана капиталы сертификатын куллануның бу төрен сайлаган ата-аналарга Россия Пенсия фондының сайтында "Жизненные ситуации" дигән бүлегендә урнаштырылган мәгълүматлар белән танышырга тәкъдим итәбез (www.pfrf.ru).
Исегезгә төшерәбез: Ана капиталының барлык суммасын да кулланмаган гаиләләр 25000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап та мөрәҗәгать итә алалар. Әлеге бер тапкыр бирелә торган түләү сертификатны инде алган һәм агымдагы елның 30 сентябренә кадәр алырга планлаштырган гаиләләргә кагыла.
25 МЕҢ СУМНЫ НИЧЕК АЛЫРГА?
Бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап язылган гаризаны Пенсия фонды идарәсенә тапшырырга мөмкин. Моны 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча башкарырга кирәк. Гаризада сертификат хуҗасының СНИЛС номеры, Ана капиталының серия һәм номеры күрсәтелүе мәҗбүри. Паспорттан тыш банктан счетыгызның реквизитлары язылган белешмә дә булу мәҗбүри. Әлеге реквизитлар буенча счетыгызга ике ай эчендә 25 мең акча күчереләчәк. Әгәр Ана капиталы буенча калган сумма 25000 сумнан азрак икән, сезгә калган акча тулысынча күчереләчәк.
Шулай ук, Ана капиталын алырга хокукы булып та әле аны рәсмиләштереп өлгермәгән гаиләләр, бу сертификатны алырга гариза тапшырганда ук 25000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап берьюлы мөрәҗәгать итә ала.
Тагын бер яңалык: 2016 елның 1 июленнән 25000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап Россия Пенсия фондының сайтында шәхси кабинет аша электрон рәвештә дә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылды. Дәүләт хезмәте порталында (gosuslugi.ru) шәхси кабинеты булган кеше әлеге хезмәт белән кулланган очракта аның Пенсия фонды бүлекчәсенә барып торуы кирәкми.
БЕЛЕШМӘ:
Ана капиталындагы яңалыклар буенча сорауларыгыз туса, "кайнар линиягә" мөрәҗәгать итә аласыз.
Пенсия фондының ТР бүлеге "кайнар линиясе" телефоны: (843)279-27-27
РФ Пенсия фондының "кайнар линиясе" телефоны: 8 800 775 54 45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев