Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ана капиталын өлешләп тә алырга була

    Хәзер Ана капиталын өлешләп тә алып була. Бу яңалык 2018 елның январеннан гаиләдә икенче булып туган балаларга яки уллыкка алынган сабыйлары булганнарга гына кагыла. Моннан тыш, гаиләнең аз керемле булуы да роль уйный. Гаиләнең уртача айлык керем бер кеше башына 13 713 сумнан артмаска тиеш. Моның өчен соңгы 12 ай...

    Хәзер Ана капиталын өлешләп тә алып була. Бу яңалык 2018 елның январеннан гаиләдә икенче булып туган балаларга яки уллыкка алынган сабыйлары булганнарга гына кагыла.

    Моннан тыш, гаиләнең аз керемле булуы да роль уйный. Гаиләнең уртача айлык керем бер кеше башына 13 713 сумнан артмаска тиеш. Моның өчен соңгы 12 ай эчендәге гаилә керемен бергә кушып 12гә бүләсең, шул рәвешле уртача айлык керем килеп чыга. Килеп чыкан сумманы кеше санына бүләргә кирәк (бу исәпкә яңа туган сабый да керә). Әгәр әлеге сумма 13713 сумнан артмаса, айлык түләүләргә дәгъва кылырга була. Ай саен, балага яшь ярым тулганчы, Ана капиталыннан 8490 сум акча бирелеп барылачак. Һәр кеше аны үз кирәгенә файдалана ала. Пособиеләр елга бер тапкыр гына билгеләнә. Ә ел узгач, керемнәр турында документларны кабат җыеп тапшырасы була. Ана капиталын өлешләп алу өчен кирәкле документларны теркәлү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә, күпфункцияле үзәккә китерергә мөмкин.

    Пенсия фонды бүлегенә бу хакта гариза тапшыру өчен 23095 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

    Тулырак мәгълүматны Пенсия фонды сайтларыннан табарга да була.

    Белешмә:

    2018 елда Ана капиталы күләме - 453026 сум.

    Зөлфия БАКАСОВА,

    Әгерҗе районында клиент хезмәте җитәкчесе.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: