Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Антибиотиклы сөт – куркыныч

Соңгы вакытларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнүчеләрдән "составында антибиотик барлыкны сәбәп итеп, сөтне эшкәртү предприятиесенә кабул итмәделәр" дигән моң-зарны еш ишетергә туры килә. Иске Эсләк, Нарат, Кадыбаш, Салагыш авылларыннан сөт җыючы Ринас Гобәйдуллин да узган атнада гына шәхси хуҗалыклардан җыелган 1,5 тонна сөтне шул сәбәп белән Кече Пурга сөт...

Соңгы вакытларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнүчеләрдән "составында антибиотик барлыкны сәбәп итеп, сөтне эшкәртү предприятиесенә кабул итмәделәр" дигән моң-зарны еш ишетергә туры килә.

Иске Эсләк, Нарат, Кадыбаш, Салагыш авылларыннан сөт җыючы Ринас Гобәйдуллин да узган атнада гына шәхси хуҗалыклардан җыелган 1,5 тонна сөтне шул сәбәп белән Кече Пурга сөт эшкәртү предприятиесендә кабул итмәүләрен хәбәр итте. Антибиотиклы сөт нәрсәсе белән куркыныч, ул сөткә каян эләгә? Шушы һәм башка сораулар белән район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Ольга АКУЛОВАга мөрәҗәгать иттек.

- Сыерларны күп кенә авырулардан антибиотиклар ярдәмендә дәвалыйлар. Әйтик, сыер мастит белән чирләгәндә дә аны дәвалау өчен антибиотик кулланыла. Кан аша антибиотик сөткә эләгә. Кагыйдә буенча, мондый сөтне 5-10 көн дәвамында (монысы нинди препарат ярдәмендә дәвалауга бәйле) сөт җыючыларга тапшырырга да, үзеңә файдаланырга да ярамый. Аны хәтта хуҗалыгыңдагы кош-кортка, башка терлеккә бирү дә тыела. Антибиотиклы сөтне куллану кешедә аллергия, дизбактериоз һәм башка авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Мондый сөтне кайнату, стерильләштерү дә антибиотикларны бетерергә ярдәм итми. Озак вакыт пастеризацияләгән очракта гына антибиотикларның бераз кимү ихтималы бар. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын дисәгез, сыерларыгызны антибиотиклар белән дәвалаганда сөтен тапшырудан тыелып торыгыз һәм үзегез дә файдаланмагыз, - ди Ольга Акулова.

Сүз уңаеннан: Таможня берлегенең "Сөт һәм сөт ризыкларының куркынычсызлыгы" Техник регламенты нигезендә дә сөттә һәм сөт ризыкларында антибиотиклар булу рөхсәт ителми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев