Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җаным сызлый

"Өч ел эчендә аякларым бөтенләй тыңламас булдылар. Башта аксаклап йөрдем, аннан - таяклар ярдәмендә. Хәзер менә коляскада гына инде", - ди Әгерҗедә яшәүче I группа инвалид Айрат ХУҖАХМӘТОВ. Мәктәптә укыганда Айрат яшьтәшләреннән берни белән аерылмый: алар белән рәхәтләнеп йөгерә, шаяра. Мәктәпне тәмамлагач, Ленинградка абыйсы Эдуард янына китә. Аннан - армиягә....

"Өч ел эчендә аякларым бөтенләй тыңламас булдылар. Башта аксаклап йөрдем, аннан - таяклар ярдәмендә. Хәзер менә коляскада гына инде", - ди Әгерҗедә яшәүче I группа инвалид Айрат ХУҖАХМӘТОВ.
Мәктәптә укыганда Айрат яшьтәшләреннән берни белән аерылмый: алар белән рәхәтләнеп йөгерә, шаяра. Мәктәпне тәмамлагач, Ленинградка абыйсы Эдуард янына китә. Аннан - армиягә. Армиядән соң туган Әгерҗесенә кайтып эшкә урнаша.
- 2006 елда Абхазиягә ял итәргә бардым. Менә шунда организмымда сәер үзгәрешләр барлыкка килә башлады. Аякларымның пластилин кебек "җебеп" китүен тойдым, - дип искә ала Айрат. Аннан кайткач Казан хастаханәләре юлын таптый башлый ул. Табиблар шактый вакыт аның чирен билгели алмый интегәләр. Аннан бик сирәк очрый торган "рассеянный склероз" диагнозы куялар. Мондый авыруларга кызынырга бөтенләй ярамаганлыгы да мәгълүм була аңа. Өч ел эчендә III группасын башта IIгә, аннан Iгә алыштыралар.
- Бу авыруны дәвалап булмаганны яхшы белсәм дә, баштарак Казанның бик күп хастаханәләрендә ятарга туры килде. Миңа чын күңелдән ярдәм итәргә тырышкан Казан табиблары Регина Фәнүдаровна, Наталья Николаевнага күңелемдә һәрчак олы рәхмәт хисләре йөртәм. Наталья Бабичева белән әле хәзер дә телефоннан аралашып торабыз, - ди Айрат. Әңгәмә барышында Казан табибларының кешелеклелеген раслаган бер вакыйганы да исенә төшереп алды ул.
- Әле ул чакларда Казанга үз машинамда йөри идем. Табиблардан күренеп чыгуга, хастаханә янына куеп кереп киткән машинамның бер тәгәрмәче җибәргән. Шуны кабартып маташканда яныма яхшы гына киенгән берәү килде дә, миңа булыша башлады. Соңыннан белдем: Склероз үзәгенең (Центр по рассеянному склерозу) баш табибы булган икән ул, - дип сөйләде Айрат.
Әгерҗе район үзәк хастаханәсе табибы Василий Гусаров, аның шәфкать туташы Илзирә Фәйзелхаковага да рәхмәтле ул.
- Василий Александрович беренче чакыру белән үк килеп, ярдәм итәргә ашыга. Илзирәнең дә көненә ике-өчәр тапкыр өйгә килеп укол салып йөргәннәрен ничек онытасың?! - ди.
Хәзер инде уколлар да салдырмый, кайчак дарулар гына эчештерә.
- Бер җирем дә авыртмый кебек, бары җаным гына сызлый, - дигәндә, бу ир-егеттәге ихтыяр көченә соклану хисе уяна. Әйе, без кайчак аз гына баш авырутына да түзә алмыйбыз. Ә ул, әнә, эчтән меңләгән "корт кимергәндә дә" сер бирмәскә тырышып елмая.
- Тирә-ягымда миңа яшәү көче бирергә әзер кешеләр барында ничек бирешәсең инде?! Әнием Ания, әтием Миннәхмәт - минем рухи таянычларым. Абыем Эдуард, аның җәмәгате Шәхсәнәм дә гел хәлемне белеп торалар. Эдуард абыем, чын мәгънәсендә, күтәреп кенә йөртә мине: кирәк чакта - хастаханәгә, санаторийларга алып барырга һич авырсынмый. Күршеләребез Раилә, Нәзирә апалар, Илдус абый Чураев, Фәрит абый Капилов, Алекс Дәүләтшин белән аралашкач, күңелемә рәхәт булып китә. Интернет аша да бик күпләр белән сөйләшеп торабыз. Түбән Кама, Чаллы, Актаныш һәм башка шәһәрләрдә яшәүче, минем кебек үк авырулар белән аралашу чиремә кагылышлы күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә, - ди ул.
Айратның көне менә шулай аралашып кына үтә икән дип уйласагыз, ялгышасыз.
- Гаиләбез белән хөкүмәт фатирында яши идек. Айрат болай авырып киткәч, киңәшләштек тә, улыбызга уңайлырак булыр дип йорт салып керергә булдык. Моннан коляска белән чыгып-кереп йөрүе дә җайлы, гараж, бакча да - янәшәдә генә, - ди Ания апа. Чыннан да, биредә барысы да да уңайлы, җайлы Айратка. Кәефе яхшы булган чакта аш бүлмәсендә тәмле ризыклар әзерләргә дә иренеп тормый. Кирәк икән, урамга да чыга. Ә баскыч төбендә аны электр коляскасы көтеп тора.
- Җәй көннәрендә шуның белән урамда йөрергә бик яратам, - ди Айрат. Тик Әгерҗедәге биналарның күбесендә инвалидларга кереп-чыгып йөрү өчен уңайлыклар тудырылмавына гына бик борчыла ул.
- Бездә пандуслар куелган биналар бармак белән генә санарлык шул. Әле куелганнары да бик уңайсыз, - дигән сүзләре белән килешми булмый.
Кулга көйләнгән квадроциклы да бар Айратның. Узган җәйдә шуның белән хәтта урманнарга, Иж буена кадәр барып йөргән.
- Тик хәзер кулларым да тыңламый башлады инде. Шуңа квадроциклны иярләп булмастыр киләчәктә, - ди ир-егет. Шунда ук:
- Иң мөһиме - янәшәмдә минем кадерле кешеләрем, алар булгач, яшим бит әле, Аллага шөкер, - дип өстәп тә куя. Аның бу сүзләре артында үзе турында сабыйларча кайгырткан әти-әнисе, якыннары, танышлары, сыйныфташлары, туганнарына олы рәхмәт хисләре ярылып ятуын аңлау авыр түгел.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев